Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Комплекслы ярдәм кирәк

Шәһәрдә церебраль параличлы балаларга ярдәм фонды оешуга 10 ел тулуга багышланган конференция булды. Әлеге чараның Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында узуы очраклы түгел. Биредә авыру балаларга ярдәм йөзеннән даими рәвештә хәйрия чаралары үткәрелә. Конференциядә Чаллы һәм якын- тирә шәһәр, районнарда авыру балалар белән эшләүче табиблар, Татарстан дәүләт советының социаль...

Шәһәрдә церебраль параличлы балаларга ярдәм фонды оешуга 10 ел тулуга багышланган конференция булды. Әлеге чараның Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында узуы очраклы түгел. Биредә авыру балаларга ярдәм йөзеннән даими рәвештә хәйрия чаралары үткәрелә.

Конференциядә Чаллы һәм якын- тирә шәһәр, районнарда авыру балалар белән эшләүче табиблар, Татарстан дәүләт советының социаль комитет рәисе Светалана Захарова, дәүләт советы депутатлары Фәйрүзә Мостафина, Аида Шәрипова, Анастасия Исаева, Самарадан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән медицина һәм педагогия фәннәре кандидатлары катнашты. Анда церабраль параличлы балаларны укыту, дәвалауга кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Татарстанда ел саен 250 бала церебраль паралич диагнозы белән туа. Бу чир белән 2821 бала диспансерлык исәбендә тора. Ә бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы 50 елда дөньяда церебраль паралич белән интегүчеләр саны 10 тапкыр арткан. Россиядә мондый балаларны җәмгыятькә файдалы гражданнар итеп тәрбияләү буенча шактый эшләр башкарыла. Күптән түгел мәгариф турында яңа закон кабул ителде. Аның нигезендә, физик мөмкинлекләре чикле балалар сәламәт яшьтәшләре белән бергә белем алырга тиешләр.

Татарстан Дәүләт советының социаль комитет рәисе Светлана Захарова Чаллыдагы конференциянең дәүләт органнары белән берлектә үтүенең әһәмиятен ассызыклады. "Балаларның сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә төрле программалар эшләп килә. Аларның үтәлеше буенча Дәүләт советында махсус утырышлар үткәрелә. "Татарстан балалары" программасы уңышлы гына тәмамланды. Хәзер "Балалар мәнфәгатьләре өчен" дигән яңа программа кабул ителде. Бу программа буенча тәкъдим-фикерләрегезне көтәбез", - диде ул.

Церебраль параличлы балаларга ярдәм фонды җитәкчесе Тәнзилә Егорова 10 ел эчендә шактый эшләр башкарылуын әйтте. "Реа-центр"да авыру балаларны дәвалауда күрсәткечләр яхшы икән. Бу үзәкнең тәҗрибәсен өйрәнергә Россия төбәкләреннән табиблар, дәваланырга балалар килә. Җәй көне балалар әти-әниләре белән Кырымдагы "Голубая даль" санаториясенә барып, сәламәтлекләрен ныгытачаклар.

Физкультура институты педагогы, медицина фәннәре докторы Борис Мугерман церебраль параличлы балаларны шәхси якын килеп дәваларга кирәклеген ассызыклады. Кызганычка каршы, бу авыру елдан-ел арта. Аның фикеренчә моңа 400ләп фактор йогынты ясый икән. Күпчелекне генетика, экологиянең торышы һәм аз хәрәкәтләнү тәшкил итә.

Санкт-Петербургның Герцен исемендәге институтның коррекцион педагогика фәннәре доценты Ирина Вечканова Чаллы табиблары һәм укытучылары өчен церабраль параличлы балаларны дәвалау буенча махсус курс уздырырга җыенуын әйтте.

Конференциядә катнашкан ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре церебраль параличлы балаларга комплекслы ярдәм күрсәтергә кирәклеген ассызыкладылар.

Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X