Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Компьютер кулланучылар WannaCry вирусы хуҗаларына 42 мең доллар күчергән

Берничә көн дөнья буйлап күпсанлы компьютерларга һөҗүм иткән WannaCry вирусы хуҗаларына барлыгы 42 мең доллардан артык акча күчергәннәр. Вирус компьютерларны блоклап, аны ачар өчен акча таләп итә. The Guardian язуынча, җомга көнне интернетта тарала башлаган WannaCry вирусы хуҗалары хисабына 42 мең доллардан артык акча күчерелгән. Акчалар биткоиннарда күчә. WannaCry вирусы,...

Берничә көн дөнья буйлап күпсанлы компьютерларга һөҗүм иткән WannaCry вирусы хуҗаларына барлыгы 42 мең доллардан артык акча күчергәннәр. Вирус компьютерларны блоклап, аны ачар өчен акча таләп итә.

The Guardian язуынча, җомга көнне интернетта тарала башлаган WannaCry вирусы хуҗалары хисабына 42 мең доллардан артык акча күчерелгән. Акчалар биткоиннарда күчә.

WannaCry вирусы, үзенең хуҗаларына 3 көн эчендә акча түләнмәсә, түләү күләмен ике тапкыр арттыра. Бер атна эчендә акча түләнмәсә, барлык файлларны бетерү белән яный.

The Times басмасы акчалар күчерелә торган хисаптан акча алу тырышлыклары булмаган, дип яза. WannaCry даими рәвештә махсус хезмәтләр тарафыннан күзәтелә, алар вирус хуҗаларын шул хисап аша табарга тели.

WannaCry вирусы җомга, 12 май интернетта тарала башлады. Ул комьютерны блоклап, аны ачу өчен акча таләп итә. Европа берлеге хезмәтләре мәгълүматларына күрә, 14 майга бу вирустан 150 илдә 200 меңләп компьютер кулланучылары зыян күргән. Вирус вакытында яңартылмаган Windows операцион системалы компьютерларга һөҗүм итә.

Вирустан Русия аеруча зыян күрә. Вирус шәхси компьютерлардан бигрәк төрле оешмалар компьютерларында тарала. Мисал өчен, Русиядә эчке эшләр министрлыгы, Сбербанк, Мегафон кебек оешмалар компьютерлары зыян күргән.

Вирусның беренче версиясен вакытлы туктатып булса да, 15 майда яңартылган вирус һөҗүменнән аеруча сак булырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев