Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Комсомол районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уздырыла

Комсомол районының Г.Тукай исемендәге яр буенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында сертификатлар тапшыру белән бәйрәм чарасы узды.

Комсомол районы администрациясе Дәүләт һәм Шәһәр Советы депутатлары белән берлектә сертификатлар формалаштыру өчен акча җыйды, аларга гаиләләр мәктәпкә кирәкле товарларны сатып ала алачак.
Бу инициативаны Дәүләт Советы депутатлары Марсель Мингалимов һәм Андрей Фомичев, шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров, Таһир Сөнгатуллин, Ленар Сәлахов, Виталий Агапов, Рубин Бадиков, Сергей Хлебников, Евгений Залогин хуплады.
Чарада күп балалы гаиләләрдән 25 бала канцелярия товарлары кибетенә сертификатлар алды. Концерт программасында "Энергетик" мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары катнашты.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф