Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Конферансье-2016” җиңүчеләре билгеле

Чаллы татар дәүләт драма театрында нәфис сүз, аниматорлар арасында бишенче тапкыр шәһәркүләм бәйге узды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалардан башлап, 40 яшькә кадәрге 22 кеше катнашты. Аларның чыгышын шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Ногманова җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Бәйге уйланылган режиссура буенча, оешкан төстә, бер сулышта үтте, дисәм дә ялгыш булмас....

Чаллы татар дәүләт драма театрында нәфис сүз, аниматорлар арасында бишенче тапкыр шәһәркүләм бәйге узды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалардан башлап, 40 яшькә кадәрге 22 кеше катнашты. Аларның чыгышын шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Ногманова җитәкчелегендәге жюри бәяләде.

Бәйге уйланылган режиссура буенча, оешкан төстә, бер сулышта үтте, дисәм дә ялгыш булмас. Анда катнашучыларның әти-әниләре, җанатарлар да актив булып, чыгыш ясаучыларга рухи ярдәм иттеләр. "Конкурста катнашучылар бик яхшы әзерләнгәннәр. Һәрберебез өчен мөһим булган әниләр, Бөек Җиңү темасын тамашачыларга үзләренчә, матур һәм оста итеп җиткерделәр", - ди "Ядкәр" җыр студиясе җитәкчесе, нәфис сүз остасы Илнур Гомәров.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева бәйгедә катнашучылар арасында татарча чыгыш ясаучыларның аз булуына борчылуын әйтте. "Туган телебез өйдә генә сакланмасын, сәхнәләрдә дә яңгырасын иде", - диде ул.

Чыннан да, Гөлшат Минһаҗева, Алинә һәм Әмир Солтановлардан тыш, бәйгедә Тукай телендә чыгыш ясаучы булмады. "КАМАЗ" мәдәният сарае хезмәткәре Наилә Иванова исә, ике телдә дә бик матур сөйли. Репертуарын чүп-чар белән тутырмаса, аннан әйбәт алып баручы чыгар, дигән ышаныч бар.

Конкурсантлар барысы да уңышлы чыгыш ясаса да, бәйгедә җиңүче исеменә иң осталар гына лаек була. Бу юлы да жюри катнашучыларга гадел бәя бирде. Шулай итеп, кече яшьтәге балалар арасында Ника Миронова белән Вадим Петренко - икенче, Эвелина Сәйфетдинова белән Виктория Филлипова беренче урынны яуладылар.

Урта яшьтәгеләр арасында өченче урынга Рөстәм Габбасов белән Александра Фролова чыкты. Икенче урында - Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядән Алинә һәм Әмир Солтановлар. Беренче урында - Эльвира Ганиева.

Зурлар арасында Илья Васильев - өченче, Марат Мингалиев белән Регина Хәбирова - икенче, Наилә Иванова беренче урынны алды. Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә бәйгенең абсолют җиңүчесе Наилә Иванова болардан тыш, киләсе елда әлеге бәйгене алып бару хокукына ия булды.

Бәйге тәмам. Киләсе елда анда катнашкан татар балалары күбрәк ана телебездә чыгыш ясасыннар иде.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев