Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Конфет ашап үлгән 18+

Чикаго шәһәрендә яшәүче Мэри исемле хатын конфет ашарга яраткан.

Ул бер утыруда егермеләп конфетны я чәй белән, я кәһвә белән ашап куя торган булган. Ире Джон аның бу гадәтен белгәнгә һәрвакыт конфет алып кайта икән. 

Шулай бер көнне өй җыештырганда Мэри ире Раштуага дип алып яшереп куйган конфетларга тап була. Анда конфетларның ниндиләре генә булмый! Күзе майланган Мэри үзен-үзе белештермичә конфетларны ашказанына озата.  Ләкин бер сәгатьтән эче авырта башлый, чәй эчсә дә ярдәм итми. 45 яшьлек хатын идәнгә бөгәрләнеп ята һәм иренә көч хәл белән шалтырата. Табиблар килеп җиткәндә ул инде җан тәслим кылган була. Ачып карау шуны күрсәтә, Мэринең ашказаны конфеттан таш кебек каткан була һәм бавыры да зарарланган.

Конфетны да чама белеп ашарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина