Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кооперативтан зыян күрсәгез

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсендә "Кредитный Центр - Челны" кооперативын оештыручыларга карата җинаять эше кузгатылды. Тикшерү эшләре барышында ачыкланганча, әлеге үзәк 2012-2014 елларда халыкка кредит бирү белән шөгыльләнгән. Кооператив займнар, шулай ук еллык 120% белән кертем тәкъдим иткән. Узган елның маена кадәр үзәк кертемнәр буенча халык алдындагы йөкләмәләрен...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсендә "Кредитный Центр - Челны" кооперативын оештыручыларга карата җинаять эше кузгатылды.
Тикшерү эшләре барышында ачыкланганча, әлеге үзәк 2012-2014 елларда халыкка кредит бирү белән шөгыльләнгән. Кооператив займнар, шулай ук еллык 120% белән кертем тәкъдим иткән.
Узган елның маена кадәр үзәк кертемнәр буенча халык алдындагы йөкләмәләрен үтәгән, аннары эшчәнлеген туктаткан.
Бүгенге көндә әлеге компаниядән 32 кеше зыян күргән. Алар килешү төзеп, үзәккә 8 миллионга якын акча салганнар.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Зыян күрүчеләр яшәү урыны буенча полиция хезмәткәрләренә, 02, 052 телефоннарына шалтыратсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев