Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кораблар ясаучы Чаллы егете

Шәһәрдәшебез Марат Сәләхов турында материал язар алдыннан халык шагыйре Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәре герое күз алдына килде. Шагыйрь анда үзенең катлаулы, ләкин күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлын бәян иткән. Марат та рух ныклыгы, максатчанлыгы һәм тырышлыгы белән сәламәт кешеләргә үрнәк.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева улы турында горурланып сөйләде. Чөнки тормыш авырлыкларына бирешмичә, җилкәннәрен сындырмыйча Марат берсеннән-берсе матур кораблар ясый. Аның хезмәтләре әнисен, гаиләсен, туганнарын гына түгел, шәһәр халкын да сокландыра.

... Марат - Гөлзада ханымның 1969 елда дөньяга килгән мәхәббәт җимеше. Ул балачагында да, мәктәптә укыганда да әти-әнисенә бернинди авырлык та китерми. Кечкенәдән диңгез, кораблар темасын ярата. Элеватор тавындагы мәктәптәге елга түгәрәгенә йөри. Ел саен елга буйлап сәяхәтләрдә катнаша. "Балалар дөньясы" кибетеннән алган конструктордан бик оста һәм пөхтә итеп беренче сувенир корабын ясый һәм шул хезмәте белән республика күләмендә танылу ала. Аны республиканың "Алтын куллы балалары" исемлегенә кертәләр. Аннары "Североморец" укыту корабында йөзәргә өйрәнә. Кыскасы, яшүсмер диңгез, кораблар белән "җенләнә". Буш вакытларында әллә ниләр ясый, куллары гел эшләп тора аның.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Чаллының 64нче һөнәр училищесына укырга керә. Нияте "КАМАЗ" да эшләрлек һөнәр үзләштерү була. Тик диңгезче булу теләге тынгысыз егетне укуын да бетермәгән көе хәрби комиссариатка китерә. "Минем армиягә барасым, диңгезче буласым килә" дип гариза язып кайта. Билгеле инде аның үтенечен канәгатьләндерәләр. Көз көне хәрби хезмәткә чакыралар. Беренче хатын Иркутсктан җибәрә ул. Хәрби өйрәнүләр Владивостокта тәмамлана. Хатында "Диңгез төбенә авыр водолаз киемнәреннән төшерделәр. Әле кая хезмәт итәчәгем билгесез", - дип яза. Марат Тын океанга Петропавловск-Камчатский су асты көймәсенә эләгә. Өч ел намуслы хезмәт итә ул, зарланмый. Бер тапкыр әниләре янына ялга кайта. Фидакарь, максатчан егетне хезмәт вакыты беткәч, шунда эшкә дә чакыралар. Ләкин ул Чаллыга, кадерле кешеләре янына кайтып төпләнә. Матурлык тудырасы, җиһазлар ясыйсы килгән егет "Йорт" фирмасына эшкә керә. Агачтан йорт җиһазлары, төрле кирәк-яраклар ясыйлар биредә эшләүчеләр. Фатирындагы бар җиһазны Марат үзе ясый. КАМПИда остаханә ачылгач, шунда эшкә күчә. Биредә дә яраткан эшен - җиһазлар ясавын дәвам итә.

Өйләнә, матур гына гаилә кора. Мәхәббәт җимешләре булып, уллары туа. Тормыш шулай тигез, көйле генә барганда гаиләгә бәхетсезлек килә. Марат авырый башлый. Казанда аның баш миенә катлаулы операция ясыйлар. Реанимациядә ятканда уң ягын паралич та суга. "Казаннан ашыгыч ярдәм машинасында алып кайттык. Коляскасыз йөри алмас дигән идек. Тик коляскага бер утырып карады да, башка утырмыйм диде. Тырышып-тырмашып әкрен генә үз аягында йөри башлады. Улым максатчанлыгы, тырышлыгы белән яңа тормышка кайтты. Госпитальнең баш табибы Ләлә Камалетдиновага рәхмәт яусын, аның ярдәме белән улым шунда тернәкләндерү курслары үтә", - ди Гөлзада ханым. Маратның авырый башлаганына 6нчы ел киткән. Әмма ул кыенлыкларга бирешмичә, үз аягында йөри, сул кулы белән кораблар ясый. Ә материалларын әнисе Польшадан кайтарткан. Шуннан соң Марат әкренләп эшкә керешкән. Бу бик катлаулы хезмәт, үлчәргә, кисәргә, буярга кирәк. Әмма язмам герое зарланмый. Иртән тора. Өстәлгә эшләми торган уң кулын куя, сул кулы белән уң кул бармакларына әйберләрне кыстырып, эшкә тотына. Берьюлы 3 кораб ясый: берсеннән туйса, икенчесенә тотына, икенчесеннән - өченчесенә... Фатирның бер бүлмәсе кораблар, материаллар белән тулган. Биш кулың булса да, кораб ясау - сабырлык һәм түземлек таләп итә торган катлаулы хезмәт. Тик Марат төшенкелеккә бирелми, үз алдына максат куя һәм әкрен генә шуңа ирешә. Бүгенге көндә ул өч кораб ясаган инде. Алар күз явын алырлык матур, пөхтә. Беренче төркемдәге мөмкинлекләре чикле кеше ясаган димәссең дә! Аның рух ныклыгы, максатчан һәм тырышлыгы улларына да үрнәк. Кораблар әнисенең эш бүлмәсендә килгән кунакларны сокландырып тора. РФ Пенсия фондының Чаллы буенча башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов берсен сатып алган. Бу ике бала әтисенә ярдәм булган. Шөкер, Марат гаиләсендә бәхетле ир, яраткан әти. Аның олы малае 24 яшьлек Артур эшләп, югары уку йортында белем ала. Руслан - 7нче сыйныф укучысы. Әтиләрен бик яраталар.

Марат Рзаев тик тора алмый. Хәзер ул яңа һөнәр үзләштергән - сәйләннән бик матур әйберләр ясый башлаган. "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бу һөнәргә башкаларны да өйрәтә икән. Аның күңеле гел изгелектә. Шуңадыр да Аллаһы Тәгалә гел ярдәм итеп тора. Фатирлары 5нче катта, менеп-төшеп йөрү бик авыр. "Жилкомсервис" идарә компаниясе подъездга тотынып төшә торган җайланмалар куйдырткан. Аллаһы боерса, бәлки фатирны аскы каттагыга алыштырып булыр дип өметләнә Гөлзада ханым.

Маратның оста кулына хатыны Эльмираның туган авылы Лаеш районының Хәерби авылында да шаккатканнар. Биредә Эльмираның әти-әнисенә агачтан бик матур мунча салырга булышкан ул. Маратның киңәш- тәкъдимнәре мунча һәм башка корылмалар, җиһазлар ясаучыларга бик кирәк.

Гөлзада ханым килене Эльмира турында да горурланып сөйләде.

- "Изгелек"тә социаль хезмәткәр ул. Инвалидларны, ялгыз калган кешеләрне тәрбияли. 20 ел инде мохтаҗларга күңел җылысын бирә. Хезмәтен ярата, беркайчан да зарланмый. Өлкәннәр дә яраталар үзен. Рәхмәт белдереп, берничә тапкыр "Шәһри Чаллы"га да яздылар. Ирен карый, әнисенә дә булыша, миңа да игътибарлы. Мин аны герой хатын дип йөртәм.

Чыннан да, Эльмира - хөрмәткә лаек кеше. Ул бик күпләрнең балаларын, туганнарын алыштырып, ялгыз өлкәннәргә, физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребезгә тормышларны алып барырга булыша. Танылган җырчы Раиса Тимофееваны да тәрбияләгән ул. Раиса ханым аның хезмәтеннән рәхмәтле булып, мәңгелек йортка күчкән.

Гөлзада ханым малайлар үстерүче гаиләләргә конструкторлар алырга акча кызганмаска киңәш итә. "Конструктор баланы максатчан, тырыш итә. Аны җыеп үскән малайлар ирләр эшләрен бик пөхтә һәм оста башкаралар. Ә бу тормышта бик кирәк", - ди ул.

Эльмира һәм Марат Сәләховлар җилкәннәрен сындырмыйча, матур һәм күпләргә үрнәк гомер итәләр. Әниләре Гөлзада ханым алар белән горурлана.

Марат бу көннәрдә госпитальдә чираттагы тернәкләндерү курслары үтә. Уң кулының тота башлавын хәбәр иткән. Бәлки Аллаһының ярдәме, табибларның тырышлыгы белән уң кулы да эшли башлар. Аннары инде ул ясаган кораблар, җиһазлар күбәер. Алар исә улларында әтиләре белән горурлык хисен тагын да арттырыр. Маратка тормышында изге күңелле кешеләр күбрәк очрап, аның күңелендә йөрткән матур хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итсеннәр иде.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев