Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корбан бәйрәмендә саклану чараларын онытырга ярамый

Иртәгә мөселман халкы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан Гаете. Бу уңайдан иртә таңнан 15 мәчеттә дә намазлар укыла.

Гадәттә, мондый бәйрәмнәрдә изге йортларга өчәр мең кеше җыела, моннан тыш, корбан чалдыру урыннарына да күпләп киләләр. Шуны истә тотып, шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрдәшләребезгә, бигрәк тә өлкән буын кешеләренә мәчетләргә килүдән тыелып торырга чакырды.
– Коронавирус белән хәлләр контрольдә тотылса да, саклану чараларын һич онытырга, тормышыңны куркыныч астына куярга ярамый, – диде мэр.
Роспотребнадзор мөхтәсибәт белән аерым эшләде. Бәйрәм намазына килгән мөселманнар өчен санитар кагыйдәләрне, социаль дистанцияне үтәү мәҗбүри.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай