Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коръән мәгънәләренең татарча басмасын Казанда сатып алырга мөмкин

Китап 1000 данә тираж белән басылган.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын Казанда нәзәрәт карамагындагы "Хозур" нәшриятында (Тукай урамы, 36 йорт) бүгеннән сатып алырга мөмкин, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин.

Фундаменталь хезмәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде.

Китап әлегә 1000 данә тираж белән басылып чыккан. Хезмәт 760 битле.

Тәрҗемә татар җәмәгатьчелегенә бүген Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә тәкъдим ителде.

 

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/17/195495/

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X