Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коръән уку бәйгесе үтте

Чаллының "Тәүбә" мәчетендә балалар арасында Коръән уку буенча бәйге үтте. Анда 15 яшькә кадәр Чаллыдан һәм Түбән Камадан 150 бала катнашты. Сабыйлар үзләрен изге китапны дөрес итеп укуда, тәҗвид кагыйдәләрен белүдә сынап карадылар. Нәтиҗәләр яшь аерымлыкларына карап биш номинациядә чыгарылды. Хөкемдар-хәзрәтләр һәр баланы игътибар белән тыңладылар, аларның барысына да мактау...

Чаллының "Тәүбә" мәчетендә балалар арасында Коръән уку буенча бәйге үтте. Анда 15 яшькә кадәр Чаллыдан һәм Түбән Камадан 150 бала катнашты. Сабыйлар үзләрен изге китапны дөрес итеп укуда, тәҗвид кагыйдәләрен белүдә сынап карадылар. Нәтиҗәләр яшь аерымлыкларына карап биш номинациядә чыгарылды. Хөкемдар-хәзрәтләр һәр баланы игътибар белән тыңладылар, аларның барысына да мактау кәгәзьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Коръән уку бәйгесенең тагыда зуррагы, автокалада язгы каникуллар вакытында булачак. Татарстан Диния нәзарәте һәм шәһәр мөхтәсибәте Коръән укучы балаларны барлык төбәкләрдән үзенә җыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев