Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корнавирус акчаны киметкән

Шәһәрнең кереме 7 млрд 346 млн сум тәшкил иткән, шул исәптә үз керемнәре — 3 млрд 262 млн...

Корнавирус акчаны киметкән

Быел коронавирус сәбәпле, Чаллы бюджеты 176 миллион сум акча югалткан. Бу турыда шәһәрнең Башкарма комитеты Финанслар идарәсе башлыгы  Светлана Мөлекова хәбәр итте.

 

2020 елның 9 аенда шәһәрнең кереме 7 млрд 346 млн сум тәшкил иткән, шул исәптә үз керемнәре — 3 млрд 262 млн, ә бу гомуми керемнең 44 проценты дигән сүз. Бюджетара трансфертлар 4 млрд 84 млн сум күләмендә күчерелгән, бу — 56 процент.

 

Коронакризис бюджетның акчасын 176 миллион сумга киметкән. Билгеле булганча, бизнесның эшлекле активлыгы агымдагы елның икенче кварталында шактый кимегән. Бу вакытта муниципалитетның кереме планлаштырылганнан 275 миллион сумга (яки 22 процентка) кимрәк чыккан. Бу тугыз айда йомгаклау күрсәткече кимүнең төп факторы булган.

 

Шул ук вакытта бюджет җыемнарының яртыдан күбесен тәшкил иткән физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) шәһәр 1 млрд 726 млн күләмендә алган. Бу өлешнең, узган ел белән чагыштырганда, 23 миллион сумга артуы да күзәтелә, диде шәһәрнең баш финансисты.

 

Баш финансист әйтүенчә, 100 бюджет предприятиесе физик затлар кеременә салым белән 55 процент тәэмин иткән. Өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) резидентлары да физик затлар кеременә салымны узган елгы күрсәткечләрдән өчтән бер өлешкә күбрәк күчергән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев