Коронавирус белән авыручыларны ачыклыйлар
Хәзерге вакытта Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 1 164 очрагы теркәлгән. 100 мең кешегә авырулар санының күрсәткече 213,4% тәшкил итә.
Роспотребнадзор белгечләре сәүдә үзәкләрен, дәвалау учреждениеләрен санитар һәм эпидемиологик нормаларны үтәү буенча тикшерүне дәвам итәләр. Баш санитар табиб Илгизәр Бариев әйтүенчә, атна дәвамында 12 сәүдә предприятиесе, 7 җәмәгать туклануы предприятиесе, 6 медицина оешмасы, 2 мәктәп һәм 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тикшерелгән. “Бу атнада бездә кунакханә комплексы учреждениеләрен тикшерү буенча эш дәвам итәчәк. Сәүдә үзәкләренә аерым игътибар биреләчәк, анда яңа ел алды ыгы-зыгысы башлана.
Моннан тыш, кисәтүләр коммерцияле булмаган “Чаллы Реацентр” оешмасында һәм “Дента-Плюс” теш дәвалау клиникасында да ачыкланды.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Чаллы предприятие җитәкчеләренә санитар кагыйдәләрне үтәүгә игътибар белән карарга чакырды: “Ведомствога карамастан, эре, урта яки вак предприятиеме ул, җитәкчеләр эш өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш. Алар билгеләнгән кагыйдәләр һәм нормаларны үтәү өчен җаваплы”, – дип искәртте хаким.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев