Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус бер дә чигенми

Шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять катлаулы. Шуңа күрә дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев вакцина ясату буенча халык арасында аңлату эшләрен дәвам итәргә кушты.

Бүгенге көндә Чаллыда  вакцинаның беренче компонетын - 109 323, икенчесен 84 859 кеше алган. 
“Вакцинация шәһәрнең барлык шифаханәләрендә һәм “Омега” сәүдә үзәгендә алып барыла. Шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәт коллективларын вакцинацияләү өчен мобиль бригадаларның күчмә эше дәвам итә. Шулай ук хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барыла. Шәһәрдә вакцина җитәрлек”, - диде сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы  Александр Николаев.
“Дөнья башка юлны уйлап тапмады һәм тапмаячак. Безнең позиция аңлаешлы: вакцинация генә дөньяны, илне һәм Чаллы шәһәрен куркыныч авырудан саклап кала Зур дәүләтләрдә вакцинацияне халыкның 60-70% ы узган. 1 сентябрьдәнсоңэлемтәләркүбрәкбулачак: студентлар, балалармәктәпләргәкайтачак – аларчирне симптомсыз йөртүчеләр, кешеләрялларданкайтачаклар”, – дипискәртте НаилМәһдиев.
Чаллыдаяңакоронавирусинфекциясенең 3 233 очрагытеркәлгән. Бүгенге көндә 137 кеше табиблар күзәтүе астында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус