Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус буенча карантин кагыйдәләрен бозучыларны үлем җәзасы көтәме?

​​​​​​​Коронавирус йоктыручылар арасында ватандашыбыз да бар. Бу хакта Русиянең Япониядәге илчелеге хәбәр итә. Чир йоктыручы – Япониядәге Diamond Princеss круиз лайнерында ял итүче бер хатын-кыз.

Әлеге лайнерда ял итүчеләр арасында 24 русияле бар. Коронавируслы хатын-кызның шәхесен әйтмиләр. Аны хастаханәгә озатачаклар һәм ул дәвалану курсын узачак диелә.
Статистика мәгълүматлары буенча, Кытайда коронавирустан гомере өзелгән кешеләр саны 1770 җиткән. Чирне йоктыручылар 70 меңнән артып киткән. 10844 кеше дәваханәдән чыккан. Дөнья күләмендә карасак, коронавирус очрагы 29 илдә теркәлгән. Авыручылар - 71331 кеше.
Коронавирус таралу алган Хубэй провинциясендә дә хәлләр кискенләшә бара. Телеграм-каналларга ышансаң, чир таралу очракларын булдырмас өчен җәмәгать транспорты хәрәкәте туктатылган. Халыкка өйләреннән чыгарга рөхсәт ителми. Медицина хезмәткәрләре, көнкүрешне тәэмин итү оешмаларында эшләүчеләргә генә рөхсәт бар. Транспортка килгәндә, медицина хезмәткәрләрен йөртүче, беренчел кирәк-яраклар ташучы машиналарга гына йөрергә ярый. Бу тыюны бозган очракта җәзасы да каралган: 500 юань (якынча 5 мең сум) күләмдә штраф, 10 тәүлеккә тоткарлау һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү, дип яза "Ватаным Татарстан".
Җәза бирүләр моның белән чикләнми икән. Кытай хакимияте кагыйдәләрне бозган кешеләрне төрмәгә утыртырга һәм хәтта үлем җәзасына тартырга җыена. Катгый чаралар түрәләргә дә яный. Ялган медикаментлар уйлап тапкан, чирдән файда алып калырга теләүчеләрне дә рәшәткә артына ябарга мөмкин.
Соңгы арада «Бигеш» халыкара аэропортында белгечләр самолетларны черкиләр барлыгына тикшерә башлаган, дигән хәбәр таралды. Имеш, коронавирус бу бөҗәкләр аша таралырга мөмкин. Әмма «Роспотребнадзор» белгечләре бу мәгълүматны кире кага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан медицина вирус