Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус гаиләләрне аера: «Хатыным дүрт бала хакына булса да терелсен иде»

Мәскәү астындагы Химки шәһәрендә Мәхфүзә һәи Әкбәр Одимовларда «COVID-19» диагнозы ачыкланган. Аларның дүрт балалары хәзер Мәскәүдәге туганнарында. Балаларның берсе күкрәк сабые. Интернетта әлеге гаиләгә акчалата ярдәм итү оештырылды. Без гаилә башлыгы Әкбәр Мәхмүт улы белән аралаштык.

— Хәзер хатыным белән Химки шәһәренең инфекцион хастаханәсендә ятабыз. Авыруны ничек эләктергәнемне белмим, күз алдыма да китерә алмыйм. Кибеткә дә мин үзем генә чыгып керә идем. Хатыным балалар белән өйдә генә утырды, бер җиргә дә бармады. Температура күтәрелгәч, ашыгыч ярдәм чакырттык. Алар безне өченче тапкырдан гына хастаханәгә алып киттеләр. Беренче икесендә: «Шушы, шушы даруларны эчегез», - дип кенә киттеләр. Беренче килүләрендә үк алып китсәләр, хәлебез болай ук авыр булмас иде, — дип сөйләде Әкбәр Одимов.

Одимовлар гаиләсе Химки шәһәрендә бишенче елларын яшиләр. Аларның олы кызларына - унбер, уртанчы малайларына - тугыз, өченче кызларына - өч ярым, ә дүртенче сабыйларына нибары бер яшь. Балалар хәзерге көндә Мәскәүдә, аларны туганнары карап тора.

Балаларның хәлләре яхшы. Бездә булып, аларга чир ничек эләкми калгандыр? — ди гаилә башлыгы. - Үзем кислород маскасында ятам. Шуңа сөйләшүе дә авыр. Хатынымның хәле бөтенләй начар. Бүген төнлә аның кислород маскасында су беткән, коры һава сулап кына яткан. Шуңа күрә иртәнгә хәле тагын да авырайды. Ул сөйләшми дә, күзләрен дә ачмый, үзе сулый да алмый.

«Мин терелә алмам инде», — дип әйткән иде. Дүрт бала хакына булса да хатыным терелсен иде! Табиблар бөтен көчләрен куйсыннар иде! Кислород маскасы сусыз калган бит. Авыруларга карата мөнәсәбәтләрен яхшыртсыннар иде. Безне бит өйдә балалар көтә, — дип сөйләде ул ярсып.

Интернетта Одимовлар гаиләсенә акчалата ярдәм итү оештырылган.

— Телефонны кулга еш ала алмыйм. Анда «акча күчерде» дигән хәбәрләр килеп тора. Аллаһы Тәгалә гаиләләрегезгә, балаларыгызга саулык бирсен! Вирус юклыгына ышанмаучылар да бар. Үзегезне, балаларагызны саклагыз, — диде Әкбәр Мәхмүт улы.

Рамазан аеның соңгы көннәрендә Одимовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Сбербанк: +79057121221 - Акбар Махмудович О. (телефон номеры картага бәйләнгән)

Чыганак:Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X