Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус котыра

Бер тәүлектә коронавирус йоктырган кешеләр саны 10 меңнән артып киткән,

Россиядә бер тәүлек эчендә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны 10 меңнән артып киткән. Илдә мондый күрсәткеч май уртасыннан бирле теркәлмәгән булган. Бу турыда коронавируска бәйле вазгыятьне контрольдә тоту һәм мониторинглау буенча оператив штаб сайтында хәбәр ителә.

«Соңгы тәүлектә Россиядә 85 төбәктә Covid-19 коронавирус инфекциясенең 10 499 яңа очрагы ачыкланды», — диелә хәбәрдә.

Төбәкләр арасында Татарстанда (0,4 процент), Чечен Республикасында (0,2 процент), Чувашиядә (0,3 процент), Мәскәү һәм Тула өлкәләрендә, Тыва Республикасында (0,4 процент) үсеш темплары иң түбәне.

Соңгы тәүлектә 3 284 кеше терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус