Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус турында 7 сорауга 7 җавап

Cорауларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков һәм Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җавап бирде.

Татарстанда санитар-эпидемиологик вазгыять ни хәлдә?
Үсеш темпы 1 процентны тәшкил иткән, авыру күрсәткече – 100 мең кешегә 110 кеше. Сырхауларның 36 проценты чирне кайда йоктырганын ачыклап булмаган. 58 процент авыру – контаклы юл белән, 6 процент – читтән кергән очраклар. Барлыгы 34 госпиталь эшли. 55 авыр хәлдәге сырхау бар.

Медицина вәкилләре арасында авыручылар бармы?
Татарстанда чирне хезмәт урынында йоктырган 80 медицина вәкиле теркәлде.

Сәүдә үзәкләре кайчан эшли башларга мөмкин?
Сәүдә үзәкләре үзизоляция режимыннан чыгуның өченче этабында гына ачыла ала. Татарстан икенче этапка якынлаша. Авыру таралу коэффициенты – 0,8. Сәүдә үзәкләре эшли башласын өчен, хастаханәләрдәге койка-урыннарның тулылыгы 50 проценттан артмаска тиеш. Сәүдә үзәк­ләрендә битлек һәм перчатка кию мәҗбүри калачак. Социаль дистанция саклау гамәлдә булачак. Хезмәткәрләрне иртән эшкә килгәч тикшерәчәкләр, температурасын үлчәячәкләр.
Кеше коронавирус белән авырып китте, ди. Шуның аркасында аның башка чирләре дә көчәя. Мәсәлән, инфаркт. Авыру вафат булса, аны коронавирустан үлде дип рәсмиләштерәләрме?
Коронавирус фонында кеше миокард инфарктыннан үлә икән, һичшиксез, аны инфаркттан үлде дип язачаклар.

Балалар арасында авыручылар күпме?
Гомуми авыручылар күрсәткечен карасак, 17 яшькәчә балаларның чирләве 5 процентны тәшкил итә. Бу – кечкенә күрсәткеч. Балалар авыруның җиңел формасын кичерә.

Сабантуй бәйрәмен үткәрергә ярыймы?
Татарстанның 14 районында авыру күрсәткече республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак. Сабантуйны оештыру-оештырмау мәсьәләсе вазгыятькә карап хәл ителәчәк. Бәлки, хәлләр тотрыклы булган районнарда ул узар да. Бер атнадан соң билгеле булачак.

БДИ биргәндә, коронавирус юклыкка белешмә аласымы?
Юк. Мәктәпкә керер алдыннан аларның температурасын үлчәячәкләр. Югары булса, имтиханга кертмәя­чәкләр.

Чулпан Гарифуллина

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X