Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирустан беренче вакцинаны быел көз кулланырга мөмкин булачак

Вакцина ясау эшләре буенча Европа АКШтан алда бара.

Коронавирустан беренче вакцинаны көз яки кыш кулланырга мөмкин булачак. бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аны Оксфорд университеты Италиянең Irbm компаниясе белән бергә эшли. Бу турыда Италия сәламәтлек саклау министры киңәшчесе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында ил вәкиле Вальтер Риччарди әйткән.

«Әгәр барысы да яхшы барса, көз-кыш бездә вакциналарның беренче дозасы булырга мөмкин, шул исәптән итальяннар өчен дә», — диде ул Rai3 телеканалы эфирында.

Вальтер Риччарди сүзләренчә, вакцина эшләү буенча Европа АКШтан алда бара.

Чыганак: Татар - информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев