Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Татарстанда коронавирустан үлүнең ике яңа очрагын теркәлгән

Бу хакта COVID-19 белән көрәш буенча республиканың оператив штабы хәбәр итте. Яр Чаллыда яшәүче 1982 елгы кешене йогышлы авыруларны дәвалаучы хастаханәгә 1 июльдә уртача авырлыктагы вируслы үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә китерәләр.

Вирус лабораториядә үткәрелгән анализлар ярдәмендә ачыклана. Үткәрелгән барлык төр дәвалау чараларына карамастан, пациентның хәле начарлана. 11 июльдә сулыш алуы авырлаша, хаста вафат була. 1989 елгы авыруны Республика клиник хастаханәсе базасында вакытлыча оештырылган йогышлы чирләрне дәвалау бүлегенә салганнар. 22 июньнән ул реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә дәвалануда булган. 5 июльдә хроник авырулар фонында авыруның хәле начарлана.

20 июльдә йөрәге тибүдән туктый. Реанимация чаралары тиешле нәтиҗә бирми.   Шул рәвешле, Татарстанда коронавирстан үлүнең 31 очрагы теркәлгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев