Шəhри Чаллы

Кош­чы­лык клас­те­ры төзе­лә

­Шәһә­ре­без­нең икъ­ти­са­дына зур өлеш кер­тү­че "Аг­ро­көч" аг­ро­сә­нә­гать хол­дин­гы Рос­си­я­дә га­ять зур бул­ган кош­чы­лык клас­те­ры бул­ды­ра. Клас­тер­ның го­му­ми җи­теш­те­рү­чән­ле­ге елы­на 220 мең тон­на кош ите һәм 128 млн да­нә ин­ку­ба­ци­он йо­мыр­ка тәш­кил итә­се. Ча­гыш­ты­ру өчен: хә­зер­ге ва­кыт­та "Чаллы-Брой­лер"­ның ел­лык җи­теш­те­рү­чән­ле­ге - кош ите те­ре авыр­лык­та 100 мең тон­на яки 86 мең...

­Шәһә­ре­без­нең икъ­ти­са­дына зур өлеш кер­тү­че "Аг­ро­көч" аг­ро­сә­нә­гать хол­дин­гы Рос­си­я­дә га­ять зур бул­ган кош­чы­лык клас­те­ры бул­ды­ра. Клас­тер­ның го­му­ми җи­теш­те­рү­чән­ле­ге елы­на 220 мең тон­на кош ите һәм 128 млн да­нә ин­ку­ба­ци­он йо­мыр­ка тәш­кил итә­се. Ча­гыш­ты­ру өчен: хә­зер­ге ва­кыт­та "Чаллы-Брой­лер"­ның ел­лык җи­теш­те­рү­чән­ле­ге - кош ите те­ре авыр­лык­та 100 мең тон­на яки 86 мең тон­на әзер про­дук­ция һәм 67 млн да­нә­гә ка­дәр ин­ку­ба­ци­он йо­мыр­ка. Шул рә­веш­ле, "Аг­ро­көч" пред­при­я­ти­е­се­нең җи­теш­те­рү ку­ә­те күп­кә ар­тык бу­ла­сы. Шу­шы шәп уни­каль нә­сел про­дук­ты бул­ды­ру исә Рос­си­я­дә кош ите җи­теш­те­рү­че­ләр­нең чит ил­ләр­дән ин­ку­ба­ци­он йо­мыр­ка са­тып алу их­ты­яҗ­ла­рын кап­ла­я­чак дип кү­зал­ла­на.

Кош­чы­лык клас­те­ры бул­ды­ру - Та­тар­стан­да иң зур ин­вес­ти­ци­он про­ект­лар­ның бер­се. Ин­вес­ти­ци­он про­ект­лар­ның го­му­ми кү­лә­ме 14 млрд сум тәш­кил итә, шул исәп­тән 3 млрд су­мы - "Аг­ро­көч"­ның үзе­не­ке. Про­ект исә 5 ел­да үзен ак­лар, чы­гым­нар кай­та­ры­лыр дип фа­раз­ла­на.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: