Коточкыч авариядә бала исән калган
Узган ел Татарстанда юллардагы аварияләрдә 9 бала һәлак булган.
ТРда юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан кечкенә бала автокресла ярдәмендә исән калган. Бу хакта республика автоинспекциясе хәбәр итә.
5 гыйнварда Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 49 нчы чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
«Шевроле» шоферы каршы юлга чыгып, «Тойота»белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә «Шевроле» пассажиры шунда ук һәлак булган, тагын өч кеше, шул исәптән 8 яшьлек бала зыян күргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бала куркынычсызлык каешларын эләктергән булган.
5 гыйнварда Казан-Шәмәрдән автоюлының 57 нче чакрымында җитди авария булды. «Рено» руле артындагы автоледи идарәне үтине югалткан һәм кюветка очкан.. Авария вакытында машина салонында ике кечкенә бала булган. Алар махсус автокреслода булганнар, бу кечкенә пассажирларның гомерен саклап калырга ярдәм иткән.
Узган ел Татарстанда юллардагы аварияләрдә 9 бала һәлак булган, аларның сигезе хокук бозулар белән автомобиль пассажирлары булган. 2021 елның биш көнендә генә дә республикада балалар катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 12 пассажир-бала зыян күргән.
Республиканың Дәүләт автоинспекциясе балаларны махсус автокреслларда йөртергә киңәш итә. Бу сабыйларны җитди имгәнүләрдән саклап калырга ярдәм итәчәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев