Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Кояшка карап юл сайла...”

Ре­нат Му­син ту­рын­да со­ци­аль чел­тәр­ләр аша бел­дем мин. Оч­рак­лы рә­веш­тә. Хә­ер, тор­мыш­та бер­нәр­сә дә оч­рак­лы тү­гел, ди­гән ка­раш­та то­рам. Ди­мәк, бу та­ныш­лык та оч­рак­лы тү­гел. Иң элек ми­не аның кар­ти­на­ла­ры җә­леп ит­те. Алар ба­ры­сы да ачык, як­ты, җе­те төс­лә­ре бе­лән үзе­нә тар­та. Егет­нең әле­ге кар­ти­на­лар­ны авы­зы­на кыл­ка­ләм (кис­точ­ка) ка­бып яса­вын...

Ре­нат Му­син ту­рын­да со­ци­аль чел­тәр­ләр аша бел­дем мин. Оч­рак­лы рә­веш­тә. Хә­ер, тор­мыш­та бер­нәр­сә дә оч­рак­лы тү­гел, ди­гән ка­раш­та то­рам. Ди­мәк, бу та­ныш­лык та оч­рак­лы тү­гел. Иң элек ми­не аның кар­ти­на­ла­ры җә­леп ит­те. Алар ба­ры­сы да ачык, як­ты, җе­те төс­лә­ре бе­лән үзе­нә тар­та. Егет­нең әле­ге кар­ти­на­лар­ны авы­зы­на кыл­ка­ләм (кис­точ­ка) ка­бып яса­вын бел­гәч исә, кы­зык­сы­ну­ым та­гын да кө­чәя төш­те. Фә­нис Ярул­лин, Рә­ниф Шә­ри­пов сы­ман көч­ле рух­лы шә­хес­ләр то­кы­мын­нан, ди­мәк. Аның сә­хи­фә­сен­дә­ге ста­тус та бу ту­ры­да әй­теп то­ра: "Югал­та­сың кил­ми икән, нәр­сәң бар, шу­ның ка­де­рен бел; нәр­сәң бар, шу­ны сак­ла".

Ту­мыш­тан аяк-кул­ла­ры хә­рә­кәт­лән­мә­гән һәм авыр­лык бе­лән ге­нә сөй­лә­шү­че егет­нең уй-хы­ял­ла­ры, тор­мыш кыйм­мәт­лә­ре бе­лән та­ны­шып үтик. Әң­гә­мә­без күб­рәк Ре­нат­ның әни­се Нә­кыя апа аша ба­ра. Ул егет­не яр­ты сү­зен­нән дә, ымын­нан да аң­лап ала. Ре­нат без­гә юнә­леш би­реп ба­ра, тук­та­та, өс­тә­мә­ләр кер­тә.

- Иң элек, әй­дә­гез, мин кү­реп ал­ган мәгъ­лү­мат­тан баш­лыйк әле. Җәй кө­не Дә­ү­ләт Ду­ма­сын­да Ха­лы­ка­ра күр­гәз­мә­дә Ре­нат­ның кар­ти­на­ла­ры да ку­ел­ган икән.

- Әйе, "Из­ге­лек" ре­а­би­ли­та­ция үзә­ге аша эш­лән­де бу эш. Ка­зан­нан алар­га сә­ләт­ле ин­ва­лид­лар­ны бар­лап хө­кү­мәт­тән мө­рә­җә­гать ит­кән­нәр. Ре­нат­ның биш кар­ти­на­сы сай­лап алын­ды. Аның кар­ти­на­ла­ры баш­ка шә­һәр­ләр­дә­ге күр­гәз­мә­ләр­дә дә күр­сә­тел­де, Бель­ги­я­дә дә ку­ел­ды.

Сте­на­лар­да Ре­нат­ка би­рел­гән дип­лом­нар, сер­ти­фи­кат­лар.Һәм ...кар­ти­на­лар! Алар бар­лык бүл­мә­ләр­дә, ко­ри­дор­да. Ин­де элер­гә дә урын юк икән. Әни­се­нең "бәл­ки, тук­тар­сың, ял итәр­сең бе­раз" ди­гән сү­зе дә тук­та­та ал­мый үзен. Тук­та­лыр­га яра­мый, дип са­ный икән. Кай­бер бү­ләк­кә би­рел­гән, са­тыл­ган кар­ти­на­лар уры­ны­на шун­дый­ны ук, яки аңар­дан зур­рак кү­ләм­ле­сен ясый икән Ре­нат. "Мин үз-үзем­не җи­ңәр­гә ти­еш", - ди ул.

- Бер кар­ти­на­ны язу өчен күп­ме ва­кыт ки­тә?

- Якын­ча бер ай­дан ар­тык бу­ла ин­де. Кар­ти­на­ның зур­лы­гы­на да бәй­ле ул. Май­лы бу­яу бе­лән яз­гач, аны бер­ни­чә кат эш­ләр­гә ки­рәк. Һәр кат са­ен де­таль­ләр өс­тә­лә ба­ра, төс­ләр­гә ба­йый. Элег­рәк эш­лән­гән "Көрт­лек" кар­ти­на­сы­на бер елын ба­гыш­ла­ды. Ул та­би­гый ма­те­ри­ал­лар­дан ясал­ды.

Кар­ти­на­ны ка­рыйм. Күз ал­ды­на ки­те­ре­гез: һәр кедр таҗ­чы­гы ае­рым-ае­рым эләк­те­ре­леп ябыш­ты­рыл­ган, нә­ни яф­рак­лар, ор­лык­лар, төр­ле чик­лә­век кый­пыл­чык­ла­ры - һәр­бер­сен эләк­те­рер­гә, ке­ләй­гә ма­нар­га, уры­ны­на ту­ры ки­те­реп ябыш­ты­рыр­га һ.б. ки­рәк. Ике ку­лың сау-сә­ла­мәт бул­ган оч­рак­та да бик зур тү­зем­ле­лек, үҗәт­лек со­рый тор­ган эш бу. Бу ка­дәр юве­лир­лык дә­рә­җә­сен­дә­ге хез­мәт ни­ка­дәр көч та­ләп итү­ен аң­лау кы­ен тү­гел­дер.

- Кар­ти­на­лар язу бу­ен­ча мас­тер-класс­лар да үт­кә­рә­сез икән. Кем­нәр өчен бу мас­тер-класс­лар? Мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән ке­ше­ләр­гә яр­дәм­ме бу?

- Юк, кем­нәр­нең рә­сем ясар­га өй­рә­нер­гә те­лә­ге бар, шу­лар ки­лә. Ин­тер­нет сә­хи­фә­дә бу ту­ры­да бел­де­рү элен­гән. Шун­дый өй­рән­чек­ләр дис­тә­гә якын­ла­ша ин­де. Кул­ла­ры­на бер­кай­чан кыл­ка­ләм то­тып ка­ра­ма­ган кыз­лар­ны ак­ва­рель бу­яу­лар бе­лән рә­сем ясар­га өй­рә­теп җи­бәр­де ул. Мас­тер-класс ике сә­гать­кә су­зы­ла. Шә­һәр­нең Иҗат үзә­ген­дә дә үт­кәр­гән.

- Со­ци­аль чел­тәр­дә­ге сә­хи­фә­се аша мин Ре­нат­ның со­ци­аль пе­да­гог һө­нә­рен үз­ләш­те­рүе ту­рын­да да бел­дем.

- Әйе, ике ел яшь со­ци­аль пе­да­гог мәк­тә­бен­дә (ШЮСП) укы­ды ул. Өй­гә ки­леп укыт­ты­лар. Пе­да­го­ги­ка, пси­хо­ло­гия, ва­ле­о­ло­гия, ме­ди­ци­на ке­бек фән­нәр бул­ды ан­да. Го­му­ми мәк­тәп­тә укы­ган ва­кыт­та па­рал­лель рә­веш­тә укы­ды. Үзем өчен ки­рәк ди­гән уй бе­лән эш­лән­гән эш ул: ме­ди­ци­на да, пси­хо­ло­гия дә аңа бу тор­мыш­та бик ки­рәк.

- Ко­ляс­ка­да уты­ру­чы ин­ва­лид­лар ара­сын­да шаш­ка бу­ен­ча шә­һәр кү­лә­мен­дә чем­пи­он да бул­ган­сың икән. Бу хоб­би күп­тән­ге­ме?

- Күп­тән­ге ин­де. Ба­ла чак­тан бир­ле (Ре­нат­ка ап­рель­дә 36 ту­ла).

- Шаш­ка уй­нар­га кем өй­рәт­те?

- Бер та­ны­шын­нан өй­рән­гән иде. Ан­на­ры тре­нер бе­лән - Яд­кәр абый Га­ни­ев бе­лән шө­гыль­лән­де­ләр. Ин­ва­лид­лар де­ка­да­сын­да тур­нир­лар­да уй­ный хә­зер, бе­рен­че урын­нар ала. Шаш­ка-шах­мат ком­п­лек­сы­на бар­га­лый. Ин­тер­нет аша уй­ный.

Сөй­лә­шү­дән аң­ла­шыл­ган­ча, кыш кө­не ШШКга йө­рү дә кы­ен икән шул. Шу­лай да соң­гы ара­да сө­е­неч­лә­ре арт­кан: кө­зен ге­нә электр ида­рә­ле ко­ляс­ка ал­ган­нар. Бе­рәр фонд яи­сә дә­ү­ләт ор­ган­на­ры аша­мы, дип кы­зык­сы­нам. Юк икән. Үз­лә­ре ты­рыш­кан­нар. Ул ко­ляс­ка­ны ал­ган­нан бир­ле егет­нең ара­ла­шу, шә­һәр­не кү­рү мөм­кин­лек­лә­ре ки­ңәй­гән. Чал­лы Яр буй­ла­рын­да рә­хәт­лә­неп йөр­гән .Ап­ты­ра­вым та­гын йө­зе­мә чы­га: ни­чек? Аның кул­ла­ры хә­рә­кәт­лән­ми бит. Әти­се Ре­нат­ка ия­ге бе­лән ка­гыл­гач ко­ляс­ка ар­ба­сы бе­лән ида­рә итәр­лек җай­лан­ма яса­ган икән. Лә­кин бу сө­е­неч тә да­и­ми тү­гел шул: мин кил­гән көн­не, мә­сә­лән, шак­тый су­ык бул­гач, әле урам­га чы­га ал­ма­ган иде­ләр. Хә­рә­кәт­лән­ми утыр­ган ке­ше­не сал­кын тиз­рәк үз итә...

- Ре­нат ма­ши­на алыр өчен ак­ча туп­лау ту­рын­да хы­ял­ла­на икән. Хәй­рия фонд­ла­ры­на мө­рә­җә­гать ит­кә­не­гез юк­мы соң?

- Ла­да Лар­гус ма­ши­на­сы алыр­га те­ли ул. Аның ба­гаж­ни­гы зур (ко­ляс­ка өчен), та­би­гать­кә чы­гар­га те­лә­ге көч­ле. Ак­ча­ны шул кар­ти­на­ла­рын са­ту юлы бе­лән, мас­тер-класс­лар үт­кә­реп туп­лар­га җы­е­на. Әти­се­нә бу­лы­шыр­га те­ли ин­де. Ал­да­гы ел­лар­да Ка­зан­да­гы Рес­пуб­ли­ка кли­ник хас­та­ха­нә­се дә, баш­ка оеш­ма­лар да са­тып ал­ган­нар иде, шәх­си са­тып алу­чы­лар да бар иде, бы­ел алу­чы­лар юк әле. Ре­нат хы­ял­сыз яши ал­мый ул. Мак­сат куя да шу­ңа үҗәт­лә­нә-үҗәт­лә­нә ом­ты­ла.

- Кай­ва­кыт һич уй­ла­ма­ган җир­дән дә яр­дәм ки­лә. Өчен­че ел Ин­ва­лид­лар де­ка­да­сы кы­са­ла­рын­да Ре­нат ту­рын­да "Эфир"­да сю­жет күр­сә­тел­гән иде. Диң­гез­дә бу­лып кай­ту хы­я­лы бу­лу­ын ише­теп ал­гач, И.Р.Һа­ди­ев ("Ал­тын ба­шак" са­на­то­рие ген­ди­рек­то­ры) яр­дә­ме бе­лән Со­чи­да ял итеп кайт­тык. Ал­ла бо­ер­са, мо­ны­сы­на да ире­шер­без.

Ма­ши­на­ны ни­чек йөр­тер­гә җы­е­нуы бе­лән кы­зык­сы­нам. Әти­се йөр­тә­чәк икән. Ис­ке ма­ши­на­ла­ры­ның ба­гаж­ни­гы кеч­ке­нә. Ин­ва­лид­лар өчен ма­ши­на­лар би­рү ка­рал­ган ич, дим ап­ты­рап. Үзе ма­ши­на йөр­тер­лек бул­ган ин­ва­лид­лар­га гы­на би­ре­лә икән ул ба­лигъ бул­гач. Ә Ре­нат ши­кел­ле­ләр­гә ниш­ләр­гә? Аның мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­сә дә, те­ләк­лә­ре-ом­ты­лыш­ла­ры чик­лән­мә­гән бит...Га­җәп ка­нун­нар!

- Нә­кыя апа, Ре­нат­ның мак­сат­чан, үҗәт бу­лып үсүе - ул сез­нең зур ты­рыш­лык нә­ти­җә­се дип уй­лыйм. Ни­чек иреш­те­гез мо­ңа? Яше­рен-ба­ты­рын тү­гел, сау-сә­ла­мәт ба­ла­ла­рын­да да шун­дый сый­фат­лар­ны тәр­би­я­ли ал­мау­чы­лар күп бит.

- Үзе шун­дый бул­ды ул кеч­ке­нә­дән. Без тү­гел, ә ул без­не йөр­тә. Бер ми­нут тик то­рыр­га ирек бир­ми. Аңа бар да кы­зык, аның ба­ры­сын да өй­рә­нә­се ки­лә. Ка­ян ки­леп шул­ка­дәр кы­зык­сы­ну­чан бул­ган­дыр ин­де?!

Әң­гә­мә­гә Ре­нат ку­шы­лып ки­тә. Аның бер та­ны­шы бар икән, ая­гын­да йөр­сә дә, бар нәр­сә­гә би­та­раф, ди. Сөй­лә­шә тор­гач, Ре­нат­ка кеч­ке­нә ва­кыт­тан ук ти­еш­ле игъ­ти­бар­ның җи­тәр­лек бу­лу­ы­на тук­та­ла­быз, ә те­ге егет­нең ата-ана­сы эш­тә чак­та, көн­нәр бу­е­на өй­дә бул­ган.

Һәр ба­ла ту­мыш­тан сә­ләт­ле бу­ла ул. Аның шул сә­лә­тен ачып, ты­ры­шыр­га, көч ку­яр­га өй­рә­тү исә - ата-ана­ның ва­зи­фа­сы. Нә­кыя апа, улы ту­ган­нан бир­ле, аның янә­шә­сен­дә: үзе дә шө­гыль­лә­нә, төр­ле үзәк­ләр­гә дә йөр­тә, хуп­лый, як­лый, үсен­де­реп то­ра. Ял­кау­лык кор­ты бер кер­сә, аны хо­лык­тан ку­ып чы­га­ру авыр ул. Бу оч­рак исә Ре­нат­ның та­би­гый кы­зык­сы­ну­чан­лы­гы бе­лән үҗәт­лә­неп хез­мәт ку­яр­га өй­рәт­кән әти-әни­се тан­де­мы бу­гай.

- "Ми­ло­сер­дие" тер­нәк­лән­де­рү үзә­ге­нә бик рәх­мәт­ле әле ул та­гын. Нәкъ ме­нә Ре­нат бә­лә­кәй чак­лар­да оеш­кан ул. Ни­на Ива­нов­на Ба­тен­ко­ва ди­гән укы­ту­чы­га рәх­мә­те зур. Мәр­хү­мә икән ин­де. Ме­нә шул укы­ту­чы кул эш­лән­мә­лә­ре ясар­га өй­рә­тә, кы­зык­сын­ды­рып җи­бә­рә ба­ла­ны. Та­би­гый ма­те­ри­ал­лар­ны да үзе алып ки­лә. Соң­рак Свет­ла­на Ива­нов­на Ку­ли­ко­ва шө­гыль­лә­нә баш­лый. 57 нче сан­лы учи­ли­ще­да да укып чы­га икән егет. Рә­сем сән­га­те­нә ос­та­лы­гы та­гын да ка­мил­лә­шә тө­шә.

- Нә­кыя апа, үзе­гез бе­лән дә та­ныш­ты­рып ки­те­гез әле бе­раз.

- Тор­мыш юлым бер­ни­чә җөм­лә­гә сыя да бе­тә ин­де. Ту­мы­шым бе­лән Алек­се­евс­ки­дан мин. Ка­зан­да те­гү­че­лек­кә укы­гач, юл­ла­ма бе­лән Чал­лы­га җи­бәр­де­ләр. Ки­я­ү­гә чык­тым, ике ул үс­тер­дек. Ке­че­сен өй­лән­дер­дек, алар да без­нең бе­лән бер­гә яши­ләр. Шул гы­на. Ты­ры­ша­быз ин­де.

Ме­нә шу­ны­сы- әле­ге "шул гы­на"­сы иң мө­һи­ме тү­гел дип кем әй­тә ала?! Нә­кыя апа­ның тый­нак­лы­гы­на шак­кат­ма­лы.

- Нә­кыя апа, сез бө­тен го­ме­ре­гез­не ба­ла­гыз­га, га­и­лә­гез­гә ба­гыш­ла­ган­сыз, Ре­нат­ның тор­мыш­та үз уры­нын та­бу­ы­на иреш­кән­сез. Фә­нис Ярул­лин­ның го­мер юл­да­шы Нур­сөя ха­ным ке­бек, авы­ру ба­ла­ла­рын ка­рау­чы мең­лә­гән ана­лар ке­бек. Нин­ди ур­так сый­фат­лар бер­ләш­те­рә сез­не?

- Тү­зем­лек­тер ин­де. Ал­ла­һы­дан би­рел­гән сы­нау­лар­ны са­быр гы­на үтәр­гә ки­рәк. Ан­на­ры чын кү­ңе­лең­нән ях­шы­лык те­ләү ки­рәк­тер.

- Ре­нат­ның бү­ген­ге көн­дә­ге иң зур хы­я­лын бел­дек. Сез­нең хы­ял-те­ләк­лә­ре­гез нин­ди?

- Ми­не­ке - Ре­нат­ка та­я­ныч бу­лып озаг­рак го­мер ки­че­рү. Сә­ла­мәт бу­лу. Иң зур те­лә­гем шул ин­де ми­нем.

- Үз го­ме­рең­не мәгъ­нә­ле үт­кә­рү өчен, сез­нең­чә, ниш­ләр­гә ки­рәк? Без­нең га­зе­та уку­чы­ла­ры­на бу хак­та нин­ди фи­кер­лә­ре­гез­не җит­ке­рер­гә те­ләр иде­гез?

- Ты­ры­шыр­га ки­рәк­тер дип уй­лыйм. Кем­нән­дер ни­дер кө­теп утыр­мый­ча, үз ку­лың­нан кил­гән­не эш­ләр­гә. Ях­шы га­мәл­ләр кы­лыр­га ом­ты­лыр­га ки­рәк. Кы­ен­лык­лар бул­ган­да, са­быр итәр­гә. Са­быр итү ул- як­ты­лык, ди­ел­гән бит. Тор­мыш­та­гы бө­тен җи­ңү­ләр­нең асы­лын­да да са­быр­лык ята. Кул ку­шы­рып уты­рып, нин­ди­дер авыр хәл­гә тү­зеп, бер­нин­ди ча­ра күр­ми­чә тик то­ру тү­гел бу. Ке­ше ба­ры­бер кат­лау­лы хәл­ләр­дән чы­гу юлын эз­ләр­гә ти­еш. Тик то­рыр­га яра­мый. Ре­нат ул бу як­тан без­гә дә үр­нәк.

Мө­гал­ли­мә Р.Ниг­ма­тул­ли­на­ның 9 сый­ныф­лар өчен языл­ган "Та­тар­ча да ях­шы бел" дә­рес­ле­ген­дә Ре­нат ту­рын­да да мәгъ­лү­мат бар, шун­да ук аның реп­ро­дук­ци­я­лә­ре ур­наш­ты­рыл­ган. Әле­ге те­ма­да уку­чы­лар­га Фә­нис Ярул­лин­ның "Җил­кән­нәр җил­дә сы­на­ла" әсә­рен­нән бик күп­ләр­гә мәгъ­лүм өзек тә ки­те­рел­гән: "Яз­мыш си­нең тез ас­ты­ңа ки­те­реп сук­са-егыл­мас өчен яка­сы­на ябыш. Ут­лар­га сал­са-үзең ан­нан да көч­ле ян, шул ва­кыт аның кы­зу­ын сиз­мәс­сең. Су­лар­га таш­ла­са-кү­бек бу­лып төп­кә бат. Ял­ты­ры­вың­ны кү­реп, чу­мып алыр­лар. Ту­зан итеп һа­ва­га кү­тәр­сә-яң­гыр там­чы­ла­ры­на ку­шы­лып, җи­ре­ңә төш. Ка­рур­ман­нар­да адаш­тыр­са-ко­яш­ка ка­рап юл сай­ла. Таш­лар бе­лән бас­тыр­са-чиш­мә­гә әве­ре­леп, ирек­кә ур­гы. Җир­гә күм­сә-ор­лык ши­кел­ле, ти­ше­леп чык. Җил­кә­нең­не җил­ләр ек­са-йө­рә­гең­не җил­кән итеп кү­тәр. Нин­ди ге­нә оч­рак­та да җи­ңәр­гә өй­рән. Көч­ле рух­лы­лар гы­на мак­сат­ла­ры­на ире­шә ала­лар. Тү­зем­нәр ге­нә бә­хет­кә ла­ек."

Әң­гә­мә­без ба­ры­шын­да мин бер тап­кыр да зар ишет­мә­дем. Үз көч­лә­ре­нә ге­нә ышан­ган, тор­мыш­ка оп­ти­мис­тик ка­раш­лы га­и­лә бу. Аз гы­на яр­дәм­гә дә рәх­мәт­ле бу­ла бе­лә­ләр. Урам­да ке­ше­ләр­нең уңай мө­га­лә­мә­сен то­ю­га да сө­е­неп яши­ләр.
Көн­дәш­лек көч­ле за­ман­да Ре­нат­ка кар­ти­на­ла­рын са­тар­га яр­дәм итү­че­ләр та­был­са ар­тык бул­мас иде ул үзе. Ал­да­гы­рак ел­лар­да са­тып алып, ба­ла­лар күп бул­ган хас­та­ха­нә­ләр­гә, ши­фа­ха­нә­ләр­гә бү­ләк итү­че­ләр бул­ган бит. Иге­лек­ле (ак­ча­лы да) зат­лар әле дә бар ич ул.

Лилия Фәттахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев