Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Кояшлы шәһәр” тиз төзелә

Төрек инвесторлары Чаллының 19нчы микрорайонындагы төзелеш мәйданын үзләштерүне дәвам итә. Шәһәр үзәгендә мәһабәт торак комплекс сафка басачак. 24 катлы ике йортка инде нигез салынды. Төзүчеләр бүген 5нче кат дәрәҗәсендә эшли. Әлеге төзелеш шәһәр хакименең даими игътибар үзәгендә. Кичә биредә күчмә киңәшмәнең чираттагы утырышы булды. - Беренчедән, без әлеге объект төзелешен...

Төрек инвесторлары Чаллының 19нчы микрорайонындагы төзелеш мәйданын үзләштерүне дәвам итә. Шәһәр үзәгендә мәһабәт торак комплекс сафка басачак. 24 катлы ике йортка инде нигез салынды. Төзүчеләр бүген 5нче кат дәрәҗәсендә эшли.

Әлеге төзелеш шәһәр хакименең даими игътибар үзәгендә. Кичә биредә күчмә киңәшмәнең чираттагы утырышы булды.

- Беренчедән, без әлеге объект төзелешен түземсезлек белән көттек. Чөнки төрек инвесторларын шәһәргә җәлеп итү һәм шундый зур төзелешкә алынуларына ирешү үзе үк зур вакыйга. Хакимият алдына да үзара килешү билгеле бурычлар йөкли. Чит ил инвесторының таләпләре кайбер очракларда безнең кануннар белән чагышмый. Аларда бит башка төрле хокукый һәм төзү культурасы. Шуңа күрә әледән-әле очрашып, бик күп мәсьәләләрне урында хәл итәргә туры килә.

Икенчедән, үзебезнең төзелеш системасы белән чагыштырып, билгеле бер анализ ясау мөмкинлеге бар. Әйтик, ни өчен төрекләрдә куркынычсызлык техникасы элементлары барлык таләпләргә җавап бирә? Безнекеләр ник шулай эшли белми? Хәер, безнең төзүчеләр дә, нигездә, үз эшләрен намус белән башкара. Күп очракта эш сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел. Ләкин тәҗрибә уртаклашу беркайчан да зыян итми.

Ә срокларга килгәндә, 2015 елның декабренә төзелешнең беренче этабын тулысынча төгәлләргә һәм 2016 елның беренче кварталына әлеге ике торак йортны файдалануга тапшырырга ниятли төзүчеләр. Әлегә графиктан узып эшли төрекләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев