Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күп балалыларны – салымнан азат итәргә

Рос­си­я­дә кү­чем­сез ми­лек­кә са­лым­ны күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр өчен кү­тә­рүе авыр, дип са­ный Ду­ма­ның Га­и­лә, ха­тын-кыз­лар һәм ба­ла­лар мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча ко­ми­тет баш­лы­гы Та­ма­ра Плет­не­ва. Ул Дә­ү­ләт Ду­ма­сы­на ан­дый га­и­лә­ләр­не мөл­кәт­кә са­лым­нан азат итү тәкъ­ди­ме ту­рын­да за­кон про­ек­тын керт­кән. Яңа таш­ла­ма­ны ул Са­лым ко­дек­сы­ның 407 мад­дә­се­нә өс­тәр­гә тәкъ­дим итә.

За­кон про­ек­тын ка­бул ит­кән оч­рак­та мил­ли­он­нан ар­тык күп ба­ла­лы га­и­лә фи­зик зат­лар­га ка­рал­ган ми­лек­кә са­лым­нан азат ите­лә­чәк, дип бил­ге­ләп үтә де­пу­тат. Ко­ми­тет баш­лы­гы исәп-хи­сап һәм чы­гым­нар­ны да исәп­лә­гән. Аның бә­я­лә­мә­се бу­ен­ча, бу за­кон про­ек­тын тор­мыш­ка ашы­ру­га 6,395 мил­ли­ард сум­га ка­дәр ак­ча ки­тәр­гә мөм­кин. Әле­ге сан са­лым­ны бер объ­ект­ка (йорт, фа­тир) тү­лә­ү­дән чы­гып исәп­лән­гән.

2010 ел­да­гы Бө­тен­рос­сия ха­лык са­нын алу мәгъ­лү­мат­ла­ры бу­ен­ча, Рос­си­я­дә 1,249 мил­ли­он­нан ар­тык өч һәм ан­нан да күб­рәк ба­ла­лы йорт ху­җа­лы­гы са­на­ла.

За­кон про­ек­ты Рос­си­я­дә го­му­ми де­мог­ра­фик ваз­гы­ять­не ях­шыр­ту­га юнәл­де­рел­гән. Би­ре­дә ба­ла туу­ны арт­ты­ру, өч һәм ан­нан да күб­рәк ба­ла­лы га­и­лә ста­ту­сын кү­тә­рү күз­дә то­ты­ла, дип бел­де­рә Плет­не­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев