Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КПРФ партиясе Башкортстанның барлык гражданнарын акциядә актив катнашырга чакырып, мөрәҗәгать тараткан

Уфада Сталинга бюст кую өчен акча җыя башлаганнар

КПРФның Башкорт республика оешмасы комитеты бюросы Уфада Иосиф Сталин бюстын кою һәм урнаштыру өчен акча җыя башлау турында игълан иткән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

КПРФ партиясе үзенең әгъзаларына һәм тарафдарларына, Башкортстанның барлык гражданнарына, акциядә актив катнашырга чакырып, мөрәҗәгать тараткан. «Уфада Сталинга һәйкәл бар иде инде һәм безнең бурыч — юлбашчы сынын башкала урамнарына кабат кайтару. Иосиф Сталин — дөнья тарихындагы иң күренекле сәясәт эшлеклеләренең берсе, Совет дәүләтенең мәшһүр җитәкчесе, СССР кораллы көчләре Баш командующие, генералиссимус», — ди алар.

«И. В. Сталин Башкорт Автономияле Совет Социалистик республикасын оештыруның чишмә башында торды. 1919 елда кабул ителгән карар башкорт халкының өметен аклады. БАССР социаль-икътисади, мәдәни һәм фәнни потенциалы буенча кыска вакыт эчендә СССРның иң алдынгы төбәкләреннән берсенә әверелде. Сталин бөек тарихи шәхесләрнең берсе булып тора һәм аның сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше безгә Җиңү алып килде», диелә текстта.

Шунысын да искәртик: 2020 елның маенда Стәрлетамак эшкуары Таһир Ибраһимов ак гвардия адмиралы Александр Колчакка һәйкәл урнаштырган иде. Бер көннән соң аны җирле хакимият сүтеп алды, диелә бу хәбәрдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев