Шəhри Чаллы

Күпсенмәгез

Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе белгечләре Росстатның табибларның хезмәт хаклары турында мәгълүматлары дөреслеккә туры килми дип белдерәләр. Билгеле булганча, Росстатның рәсми статистикасы илдә бүген табиблар аена уртача 55 мең сум тирәсе ала дип күрсәтә.

Эш шунда, бер ставкага гына гаиләне туйдырып булмагач, медикларның 41 проценты өстәмә ставкалар алырга яки ике эштә эш­ләргә мәҗбүр икән. Атнасына 40 сәгать урынына 60шар сәгать эш­ләгәннәрнең, әлбәттә, хезмәт хаклары да югары һәм Росстат шул мәгълүматларны бирә. Ә бер ставкага яки бер урында гына эшләүче табибларның уртача хезмәт хаклары 25 мең сум тирәсе икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: