Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кредит алганда банк «таккан» өстәмә түләүләрдән баш тартып буламы?

– Мин банк белән кредит килешүе төзедем.

Анда ниндидер хезмәтләр өчен мин түләргә тиеш булачак зур гына сумма мәҗбүри комиссия дә теркәлгән. Шуны түләми торып, кредит бирмәячәкләрен әйттеләр. Мин ул өстәмә хезмәтләрдән баш тарта аламмы?
Җавап: Кредит килешүе нигезендә, сез банктан алып кулланган акчаны процентлары белән кайтарырга бурычлы. Мондый финанс хезмәт күрсәткәндә башка төр түләүләр таләп итү закон тарафыннан каралмаган. Куллану кредиты килешүенең нинди дә булса шәхси шартлары нигезендә өстәмә хезмәтләр килешүе каралган очракта да, ул бары тик сезнең язма ризалыгыгыз буенча гына башкарыла ала. Димәк, кредит биргәндә өстәмә түләүле хезмәтләр «тагарга» банкның хокукы юк. Кулланучыга кредит бирү-бирмәү, сезнең алар мәҗбүр итәргә теләгән өстәмә түләүләрдән баш тарту-тартмавыгызга берничек тә бәйле була алмый. Андый кредит килешүе закон тарафыннан гамәли түгел, дип исәпләнә.

 

http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев