Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әкрен йөрсәң, штраф түлә

Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин әкрен хәрәкәт итүче транспорт чараларына кагылышлы законны имзалады. Аның нигезендә җиңел машиналарга юл бирергә теләмәүче әкрен баручы транспорт хуҗаларына махсус штраф сала башлаячаклар. Бу торак пунктлардан читтә урнашкан юлларга кагыла. Трактор, үзбушаткыч машина, комбайн кебек сәгатенә 30 километрдан ким хәрәкәт итүче техника үз артыннан...

Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин әкрен хәрәкәт итүче транспорт чараларына кагылышлы законны имзалады.

Аның нигезендә җиңел машиналарга юл бирергә теләмәүче әкрен баручы транспорт хуҗаларына махсус штраф сала башлаячаклар.

Бу торак пунктлардан читтә урнашкан юлларга кагыла. Трактор, үзбушаткыч машина, комбайн кебек сәгатенә 30 километрдан ким хәрәкәт итүче техника үз артыннан тизрәк килүчеләрне үткәрергә тиеш. Моның өчен алар юл читенә чыгарга яисә машиналарының авария утларын кабызып туктарга тиеш.
Әлеге законны бозучыларга административ штрафлар каралган. Аның күләме 1-1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Закон чыгаручылар фикеренчә, бу яңалык юллардагы бөкеләрне дә бетерергә тиеш.
Әйтергә кирәк, әкрен йөрүче машиналар закон нигезендә элек тә артларында җыелган автомобильләрне үткәрергә тиеш булган. Ләкин моны эшләмәгән өчен аларга бернинди дә җәза күрелмәгән. Ниһаять, әлеге җитешсезлеккә нокта куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X