Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күргәзмәдә - “Тамга”лар

Картиналар галереясенең зур залында “Тамга” төркеменә кергән рәссамнарның иҗатына багышланган күргәзмә ачылды. Анда үзенчәлекле сәнгать предметлары, картиналар куелган. Рәссамнар үзләренең иҗатларында Идел буе халыкларының тормыш-көнкүрешен чагылдырганнар.

“Тамга” төркеме 200 елда барлыкка килгән иде. Ул сәнгатьтә милли кыйммәтләрне алга сөрә торган рәссамнарны берләштерә. Яңа күргәзмә ачылышына килүчеләр рәссамнар Хәмзә Шәрипов, Мадияр Хаҗиев, Рият Мөхәмәтдинов, Сәгыйдә Сираҗиева, Ленар Әхмәтов, Хәмит Латыйпов, Зиннур Миннәхмәтов, Рабис Саляхов, Әлфия Ильясова-Саргин, Булат Гыйльванов, Тәлгат Мәсәлимов, Салават Гыйләҗетдинов, Рафаэль Кадыйров, Праски Витти иҗатын югары бәяләделәр.
“Мин картиналар галереясендә күргәзмәләр ачылышын көтеп алам. Аларны карагач, күңелләр тынычланып кала. Яңа күргәзмә дә төрле уйларга этәрде. Рәссамнарга, күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт”, - ди шәһәрдәшебез Айсылыу Яруллина.
Сынлы сәнгать, графика, скульптура, инсталляция жанрларында эшләнгән 80ннән артык хезмәт куелган күргәзмә июль башына кадәр эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X