Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күркәм үтте Коръән бәйгесе

Бу мәртәбәле бәйгене мөселман балалары ел буе көтеп ала. Сабыйлар арасында Коръән уку бәйгесе шәһәребездә бер матур бәйрәм кебек оештырыла. Унтугызынчы тапкыр узса да, үзенең дәрәҗәсен югалтмый. Бәйгеләрдә кайчандыр катнашып җиңү яулаган яшьләр шушы чарага инде үз балаларын алып киләләр. Татарстаннан читтә яшәүче мөселманнар да Коръән уку бәйгесенә елдан-ел күбрәк...

Бу мәртәбәле бәйгене мөселман балалары ел буе көтеп ала. Сабыйлар арасында Коръән уку бәйгесе шәһәребездә бер матур бәйрәм кебек оештырыла. Унтугызынчы тапкыр узса да, үзенең дәрәҗәсен югалтмый. Бәйгеләрдә кайчандыр катнашып җиңү яулаган яшьләр шушы чарага инде үз балаларын алып киләләр. Татарстаннан читтә яшәүче мөселманнар да Коръән уку бәйгесенә елдан-ел күбрәк тартыла. Милләтебезне саклаучы көчләрнең берсе - ислам диненең киңрәк таралуын, халкыбызның торган саен иманга килүен күреп сөенмичә булмый. Шушы бәйгегә килгән балаларга карап сокланып туймаслык.

Әйе, 26 мартта "Ак мәчет"тә балаларның республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды. Аны ел да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте, "Ислам нуры" дини-эшмәкәрлек үзәге оештырып килә. Бәйгене чын мәгънәсендә рәсәйкүләм ярыш дип әйтергә була. Быел җөмһүриятебезнең 16 шәһәр-районыннан һәм Удмуртия Республикасыннан 171 яшь Коръән укучы җыелды. Аларның күпчелеген мөхтәсибәтләр оештырып алып килсә, арада әти-әниләре белән килүчеләр дә юк түгел иде.

Шунысы үзенчәлекле, бәйгедә катнашучыларның яшәрә баруын билгеләргә кирәк. Быел 7 яшькә кадәрге төркемдә 32 сабый көч сынашты. Аларның 12сенә 4 кенә яшь иде. Ә бәйгенең иң яшь катнашучысы - Удмуртиянең Можга шәһәреннән килгән Хәдичә Субаева әле 3 кенә яшен тутырган. Баланы теле ачылу белән догалар өйрәтүче әти-әниләр дә бар икән. Кечкенә чакта өйрәнгәннәр, ятланган сүрәләр гомер буена истән чыкмый, шулар аркылы нарасый йөрәгенә иман нурлары иңә.

Үсмерләрнең шактый күп булуы да шатлыклы хәл. 10, 13 яшькә кадәрге төркемнәрдә кызлар һәм малайлар Коръәнне бик матур һәм дөрес укыйлар.Алар арасында Коръәннең берничә җүзен яттан белүчеләр җитәрлек иде. Алар тәҗвид кагыйдәләрен яхшы белүләрен дә күрсәттеләр. Шуңа күрә жюрига иң оста укучыларны билгеләү җиңел булмады. Чөнки балалар бер дәрәҗәдә диярлек укый. Шунлыктан, бәхәсле парларны икенче мәртәбә укытырга да туры килде.

Мөселман балаларының киемнәре дә искә алынды. Күбесе гарәпләргә охшатып киенсә дә, күпчелек татар милли киемнәреннән килүләре белән сокланырлык матурлар иде. Кызларның хиҗабтан, озын итәкле күлмәкләрдән килүләре аларның киләчәктә иманлы мөслимәләр булуына шик калдырмады.

"Ак мәчет" ул көнне гөрләп торды. Яшь Коръән укучыларны тыңларга килүчеләрне дә очратырга туры килде. Гөлҗамал апа Сәйлән исемле оныгын алып килгән.

- Оныгыма дүрт кенә яшь, шулай да ике дога өйрәттем. Аллаһы боерса, киләсе елларда катнашырбыз да әле. Монда бик рәхәт, ярышны бик күркәм оештырганнар.

Рәйханә әби дә өченче сыйныфта укучы Рамазан исемле оныгын яшьтәшләренең ничек Коръән укуларын күрсен дип, үзе белән иярткән:

- Улымның малае бу, өйрәнергә теләге бар, бик шаян шул, тыңлатып булмый. Мондагы балаларны күреп, үзенең дә Коръән укырга теләге уянмас микән, дидем. Сөбханалла, уңган, тырыш балалар күп икән.

- Без Казаннан, бәйге буласын ишеттек тә, килергә булдык. Үзем Әхмәт исемле. Ике улымның берсе катнаша, барыбыз да мәчеткә йөрибез. Мин үзем мондый Коръән уку бәйгеләре ешрак булсын дигән теләктә калам.

Көн буе барган бәйге балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә арытса да, күңелләр шат иде.

Коръән уку бәйгесендә ир балалар аерым, кызлар аерым ярыштылар. Аларны быел яшь хәзрәтләребез хөкем итте. Җиңүчеләр баллар буенча билгеләнде. Шулай итеп, иң оста укучылар ачыкланды.

Быел да иң яхшы Коръән укучылар булып Әлмәт, Түбән Кама вәкилләре танылды. Мәсәлән, 7 яшькә кадәрге төркемдә беренче урынны Әлмәттән әти-әнисе ярдәмендә дин гыйлемен үзләштерүче Газизә Минсабирова һәм Раян Хуҗин алдылар. 10 яшькә кадәргеләр арасында беренчелекне Түбән Камадан Шермәтов Габдулла, кызлар арасында шулай ук Түбән Камадан Гайшә Хәйбрахманова бүлештеләр. (Гайшәнең абыйлары Хәлил һәм Хәмзә балалар арасында танылган Коръән укучылар. Хәмзәгә, күп бәйгеләрнең җиңүчесе буларак, быелгы бәйгенең ачылышында Коръән уку тапшырылды). 13 яшькә кадәргеләр арасында Әлмәттән татар гимназиясе укучысы Асия Мөфлихунова, ә малайлар төркемендә Әлмәт районының Кол Шәриф авылыннан Габдулла Әүхәдиев иң югары балл җыйдылар. Ә 15 яшьлекләр төркемендә Балтачтан Әлинә Хәялова һәм Түбән Кама районының Шәнгәлче авылыннан Габдрахман Әүхәдиев иң көчлеләр булдылар. Шулай ук призлы 2, 3, 4, 5нче урыннар билгеләнде. Беренче өч урынны алучыларга, бәйге шартлары нигезендә, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә 4, 5нче урынга лаек булучыларга истәлекле бүләкләр бирелде.

Бәйгегә ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре - Коръәнне өйрәнү бүлеге башлыгы Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм Казан мөселман көллияте директоры урынбасары Аймурат хәзрәт Хаҗиморатов, имам-мөхтәсибләр килгән иде. Җиңүчеләргә матур-матур бүләкләр тапшырылды. Балаларның остазларын да тәбрикләделәр. Бәйге бергәлектә өйлә намазы уку һәм аш мәҗлесе белән төгәлләнде.

Хәлил Шәрипов,

Мирһади Разов.

Рәсемнәрдә: бәйгедән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев