Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Крулое Поле” бистәсе имам-хатыйбына - 80 яшь

3 декабрьдә Чаллы Мөхтәсибәтенә керүче "Круглое Поле" тимер юлчылар бистәсе мәхәлләсе әгъзалары имам-хатыйб Газиузулла хәзрәт Исрафиловның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Ошбу сөенечле вакыйга уңаеннан мәчеттә шөкер итү мәҗлесе оештырылды. Газизулла хәзрәт тумышы белән Мамадыш районының Козгынчы авылыннан. Балачак еллары Донецк өлкәсендә уза. Шахтер әтисе сугышта һәлак була. Фронт якынлашкач...

3 декабрьдә Чаллы Мөхтәсибәтенә керүче "Круглое Поле" тимер юлчылар бистәсе мәхәлләсе әгъзалары имам-хатыйб Газиузулла хәзрәт Исрафиловның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Ошбу сөенечле вакыйга уңаеннан мәчеттә шөкер итү мәҗлесе оештырылды. Газизулла хәзрәт тумышы белән Мамадыш районының Козгынчы авылыннан. Балачак еллары Донецк өлкәсендә уза. Шахтер әтисе сугышта һәлак була. Фронт якынлашкач Татарстанга кайталар. Сугыштан соң яңадан Донецк өлкәсенә эшкә китәләр. Биредә шахтер Газизулла дини йолаларны яшерен генә үтәүче дин әһеленнән беренче дин дәресләре ала. Әнисе белән Татарстанга күченеп килгәч Круглое Поле бистәсендә мөселман зираты оештыру эшен җитәкли, аннары мәчет төзү эшенә керешә. Ул инде менә 24 ел шулай халыкка дин тәрбиясе бирү юнәлешендә тырышып эшли. Шөкер итү мәҗлесендә Газизулла хәзрәт адресына күп җылы сүзләр, матур теләкләр әйтелде, вәгазьләр сөйләнде, бүләкләр бирелде. Котлау сүзләрен Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт, аның урынбасары Фоат хәзрәт, Куйбышев Тимер юл бүлекчәсенең баш инженеры урынбасары, мәчетнең даими спонсоры Ренат Фәрит улы Яруллин , Мамадыш районының Козгынчы авылы имамы Фәрит хәзрәт, Газизулла хәзрәтнең бертуган абыйсы Әхмәдулла хаҗи (27 ел шахта стажлы ), мәхәллә әгъзалары әйттеләр. Газизулла хәзрәт тә җаваплы булып калмады - ул җыелучыларга иманлы тормыш белән яшәүнең өстенлекләре хакында вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук 80 яшьлек юбилеена вәгазьләр китабының икенче басмасын әзерләгән иде. Шуңа күрә кунаклар буш кул белән китмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев