Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күрәзәче һава торышын хакында ни әйтә?

Халыкның телендә соңгы ике айда һава торышы турында гына сөйләшү, дисәк ялгыш булмас. Кайчан җылы көннәр булыр? Бакчачылар күчереп утырткан помидор, кыяр, борыч, баклажан үсентеләре өчен борчыла. Чаллының "Дизилист" бакчачылык ширкатендә Хәйдәр исемле абый ачык җиргә күчереп утырткан 100гә якын төп томат үсентеләренең салкын тиеп үлеп бетүләре турында сөйләде. "Яңа...

Халыкның телендә соңгы ике айда һава торышы турында гына сөйләшү, дисәк ялгыш булмас. Кайчан җылы көннәр булыр? Бакчачылар күчереп утырткан помидор, кыяр, борыч, баклажан үсентеләре өчен борчыла. Чаллының "Дизилист" бакчачылык ширкатендә Хәйдәр исемле абый ачык җиргә күчереп утырткан 100гә якын төп томат үсентеләренең салкын тиеп үлеп бетүләре турында сөйләде. "Яңа елдан соң күз карасы кебек ашламалар сибеп үстергән идек,әрәм булдылар. Быел кытлык елы булмаса ярар иде...", диде ул ачынып.

Чыннан да табигатькә нәрсә булды? Нигә җәйге матур, эссе көннәргә саран соң әле ул?

Без Тукай районының Чаллыдан ерак түгел бер авылында яшәп күрәзәлек итүче бер татар карчыгына шушы сорауны бирдек. Реклама булмасын өчен әбине Рәйхана, дип атыйк.

-Кешеләрнең гөнаһлары күп,-дип башлады ул сүзен.- Аллаһы тәгалә шуңа ачулана. Әммә бу гына сәбәп түгел, һава торышын халык үзе бозды: җирне бораулап тишеп бетерделәр, бөтен һавага химикатлар, агулы газлар очырабыз, әнә теге космоска җибәрелгән иярченнәр, ракеталар күкне ертып, тишекләп бетереп торалар, салкын һава әнә шул галәмнән килә дә инде.

-Монысы шулай да булсын, ди. Кайчан җылыта соң инде, җәй җитте бит?

-Быел җылы көннәрне июнь ае урталарыннан соң гына көтегез.15 ләре үткәч...

-Нигә шулай бик соң?

-Табигать үзенең кара көчен, энергиясен чыгарып бетерми җылы килмәячәк. Болар- көчле яңгырлар, боз яву, гарасат-давыл кебек күренешләр. Тагы шуны әйтәм: көннәр җылынып китәр алдыннан төнлә бик көчле кырау төшәчәк, бөтен үсемлекләргә зыян салырга мөмкин. Шуннан соң гына чын җәй башлана.

-Рәйхана апа, быел җәй эссе көннәр булып су коена алабызмы?

-Июль ае яхшы була, +30-+33 градуста кызынып ятачаксыз әле. Мин әйтте, диярсез.Аның августы да калышмаячак, яртысы җылы була.

Догалар кылыгыз, Аллаһыдан җылы көннәр сорагыз.

Карап карарбыз, күрәзәче сүзләренең күпмесе дөрес булыр.

Бүген синоптиклар Татарстанда боз яву ихтималы бар, дип хәбәр итәләр. Җил дә секундына 20 метрга җитәргә мөмкин икән. Ә көн салкын булачак +10; +11 градус чамасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев