Ксения Осипова: «Улым да әтисе сыман СВОга китте»
Махсус хәрби операциядә әтиләрен югалткан балаларны дельфинарийга чакырдылар.
Чаллыда «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе бара. Аның кысаларында махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләрнең балаларына акчалата сертификатлар тапшыралар. СВОда һәлак булган шәһәрдәшләрнең балаларын делфинарийга чакырдылар.
Мэр Наил Мәһдиев өч бала әнисе Ксения Осипова белән танышты. Ире хәрби операция зонасында һәлак булган. Бу хәбәрдән соң зур улы да СВОга китәргә карар кылган. Дельфинарийга әни кеше мәктәптә укучы Михаил исемле улы белән килде.
«Балалар, әтиләрегез белән горурланыгыз! Әтиләрегезнең исемен намус белән йөртегез. Әтиләрегез сыман барысын да намус белән эшләгез! Без аларны беләбез, хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез!» – диде мэр.
Исегезгә төшерәбез, 20 августта беренче сыйныфка баручы 100 балага мәктәп кирәк-яраклары алуга 10шар мең сум акча тапшырдылар. Монда яздык.
Фото шәһәр хакимиятеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев