Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кукуруз ашасаң, чибәрләнеп китәрсең...

Кышкы суык көннәрдә бик азлар гына куе чәчләре, сәламәт бит төсе һәм сөйкемле елмаюы белән шаккатыра ала

Әмма дөрес итеп сайланган меню әлеге хәлне төзәтеп җибәрәчәк, дип яза "Шәһри Казан".
Чәчләр өчен
Баш киеме һәм үзәк җылыту батареялары чәчне корыта. Шуңа да сезнең өстәлегездә түбәндәгеләр булырга тиеш:
— Бавыр. Аңарда тимер күп. Ул җитешмәгән очракта, чәч очлары сынучан һәм коры була. Тик бавырны озак кыздырырга кирәкми - югыйсә, ул тәмен генә түгел, файдалы үзлекләрен дә югалтачак.
— Чикләвек. Аларда чәчләрнең сыгылмалылыгын тәэмин итә торган бакыр күп. Әмма фигураларын саклаучыларга чикләвекне көненә 30 граммнан да артык ашарга ярамый.
Тән тиресе өчен
Салкын җил һәм фатирлардагы коры һава аркасында тән тиресе корып куба башлый. Моңардан нәрсә ярдәм итә ала?
— Балык. Балыкның майлы сортларында алыштыргысыз омега-3 майлы кислотасы бар. Алар тиредәге дымны тоткарлый. Тик җылытканда майлы кислоталар җимерелә, шуңа да тозлы сельдь балыгын ашарга кирәк.
— Карабодай. Табиблар аны рутинга бай булганы өчен өстен куя. Ул вак кан тамырлары тышчаларын тыгыз итә. Шуңа да карабодай боткасы суыкта борыны кызара торган кешеләр өчен файдалы. Карабодай кан әйләнешен дә яхшырта.
Тешләр өчен
— Алма. Теш табиблары ул теш эмаленең төсен яхшырта, кариеска китерүче микробларга каршы көрәшергә булыша дип ышандыра.
— Кукуруз. Латин Америкасы кешеләренең нык һәм сәламәт тешләре - кукурузны еш куллану нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев