Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кулчатыр сайлыйбыз

Быел җәй кояшлы көннәре белән бик куандырмый. Җырдагыча ияләшкән бер болытлар килә дә ява, килә дә ява. Яңгырдан иң кулай саклану чарасы инде ул зонтлар. Фаразларга караганда, алар әле безгә алдагы берничә ай дәвамында кирәк булырга мөмкин. Өр-яңа зонтигыгыз беренче көчле җилдән үк каерылып күңелегезне төшермәсен дисәгез сыйфатлысын сайлый белергә...

Хәзер зонтикларның ниндиләре генә юк. Икегә, өчкә бөкләнеп җыела торганнары да, бөтенләй бөкләнми торган озыннары да, ярымавтомат, автоматлары да...Белгечләр фикеренчә, зонтик никадәр гадирәк булса, шуның кадәр чыдам да.

Җыела торган зонтиклар йөртү өчен бик уңайлы, ләкин тиз ватылалар. Тиз җыелсын өчен аларны алюмин каркасларга тарттыралар. Җыела торганнарының корыч чыбыклылары да була, андыйлары ныклырак. Чыбыклары титан белән капланган пластик очлы зонтиклар көчле җилгә дә бирешми.

Тукымалары

Зонтик гөмбәзе өчен кулланыла торган тукымалар да күптөрле. Иң арзан модельләрне нейлон белән тарттыралар. Нейлон бераз тупасрак, аның каравы чыдам һәм озак хезмәт итә. Атлас һәм ефәк кебек эшләнгән полиэстер затлырак күренә. Мондый тукыманың рәсемнәре төсле җепләрдән тукыла. Тукыма нәзберек һәм ныксыз була.

Кыйммәтле модельләрдә киҗе мамык кушылган полиэстер кулланыла. Мондый зонтикны таныр өчен аны яктыга куеп карагыз, тукыманың үрелгәнен күрерсез. Бик ышанычлы һәм ныклы ул.

Эпонж - плащ тукымасына охшаган япон тукымасы. Эпонж гөмбәз өстендә су тормый, тамчыга әйләнеп, тәгәрәп төшә.

Тефлон сеңдерелгән тукыма өстендә дә яңгыр тормый. Эпонждан аермалы буларак, ул йомшаграк һәм юкарак.

Ышанычлысын ничек сайларга?

Иң элек зонтикны берничә тапкыр ачып ябыгыз. Механизмның яхшы эшләвенә инаныгыз. Тукыманың тарттырылуына игътибар итегез. Җыела торган зонтикларның тукымасы бик нык тарттырылган булырга тиеш түгел, шулай ук бик начар да тарттырылмасын, югыйсә чылангач бөтенләй салынып төшәчәк. Зонтикны селкетеп карагыз. Үзәге нык булса, тимерчыбыклары селкенеп тормас. Тукыманың чыбыкларга беркетелгән урыннарын карагыз. Алар җеп белән генә түгел, махсус капкач белән дә ныгытылган булса яхшы. Бер зонтикта 8-16 тимерчыбык булса яхшы, артык күп булуы шарт түгел. Хәзер җыела торган зонтикларның дүрткә бөкләнә торганнары да бар, ләкин иң ныклысы икегә бөкләнә торганнары.

Зонтик сайлаганда тимерчыбыкларның бер-берсенә ничек тоташтырылуына игътибар итәргә кирәк.

Балалар өчен зонтик сайлаганда, аның куркынычсыз булуы шарт. Тимерчыбыкларының очына пластмасс шарчыклар куелганын сайлагыз. Зонтикның түбәсе очлы булмасын. Зонтикны җәйгәч, ныгытып куючы җайланма да пластмасстан кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X