Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кунакка барсаң, туеп бар (1гыйнварда авыр булмасын өчен киңәшләр)

Бездә шулай: бәйрәм икән, өстәл ризыктан сыгылып торырга тиеш кебек. Башкача була алмый, бу – безнең гадәт

Тик ул гадәтне азрак җиңеләйтер вакыт җитмәде икән, җәмәгать? Әнә чит илләрдә хәтта туйда да өстәлдә бер зур торт һәм бер-ике тартма конфеттан башка берни булмый дип гаҗәпләнеп сөйлиләр. Ә чит ил халкы безнең бәйрәм өстәлләрен күрсә, ни әйтер иде икән?! Диетологлар корсак тутырып ашап, эчеп, икенче көнне башны күтәрә дә алмаслык хәлгә төшмәс өчен, өстәлгә артык күп ризык тезмәскә куша. “Безне алда озын бәйрәм яллары көтә, азык-төлекне төрләндерергә менә дигән вакыт”, – ди ул.
Кичке табынга ризык әзерлим, кунаклар янында яхшылап сыйланырмын дип, көне буе ач йөри күрмәгез.
Эчтә бүреләр уйнарлык ач булганда, табынга утыруга кирәгеннән артык ризык сыпыртып куюың ихтимал.
Кунакка барырга яки кунак каршыларга җыенсаң, алдан капкалап алу җаен тап.
Яшелчә салаты, йогырт, банан яки солы боткасы ашап алу ашказанына сары май булып ятачак. Кичке ашка утырыр алдыннан 20-30 минут калагазсыз минераль су яки ромашка чәен эчү дә ашкайнату системасын нормальләштерәчәк. Азрак ашау өчен бәйрәмгә тар,
кысан күлмәк, чалбар алдым яисә билбавымны кысып бәйләдем, дип шаяртканны ишеткә-негез бармы? Бу сүзләрдә күпмедер хаклык юк түгел. Тар күлмәктән бүселеп чыккан эч ашаудан туктарга кирәклеген гел искәртеп торачак. Беренче тост вакытында әле ашказаны буш була. Ач карынга шампан шәрабе яки бүтән спиртлы эчемлек эчеп куя күрмәгез тагын, хәмер башка китеп, оятка калырсыз. Табын тулы ризык, кайсын ашарга белмисең. Әле берсеннән, әле икенчесеннән авыз итеп карыйсы килә. Кеше ашаганда тыелып буламы соң, ризык исе борынга керә, авыздан сулар ага. Ул салатларны берәр кашык кына капкалаган очракта да көндәлек норманы артыгы белән тутырасың.
Салаттан соң да күпме калорияле азык бит әле анда – кайнар һәм салкын ашлар, майлы шулпа, тавык, казылык, балык, уылдык... Ләкин аларның һәрберсенә үрелергә димәгән бит инде. Озак итеп чәйнәп ашагыз. Күбрәк сөйләшергә тырышыгыз. Уеннар, бәйгеләр оешты-рыла икән, иренмәгез, катнашыгыз. Күңел ачканда ашау онытыла ул. Бер яшьлектә, бер картлыкта диләр, каткан буыннарыгыз язылып китәр, ичмасам. Яшьрәкләр кулланылган савыт-сабаларны юып алса, шулай ук гәүдә өчен файдага гына булачак. Ашый торгач, тортка, бәлешләргә дә чират җиттеме? Кунакта икәнсез, өйгә кайткач ашармын, дип төреп бирүен сорагыз. Шулай иткәндә хуҗаларның да хәтере калмас, сез дә артык калориядән котылырсыз. Бәйрәмнән соң, кунаклар кайсы кая таралышкач, тагын бер утырып, тәм-том белән чәй эчеп аласы иде, дип өстәл янына килеп бастыгызмы? Ашыйсы килгәннән түгел бу, нәфес котырта. 1 стакан яшел чәй яки минераль су эчегез. Шунда ук урынга аумагыз, азрак йөреп алыгыз, бераз булса да ризык эшкәртелсен инде. Бу киңәшләрнең өчтән бер өлешен генә тотсагыз да, ашказаны, бавырны артык йөктән коткарырсыз. Бәйрәм белән!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X