Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Күңел» радиосы Ижау шәһәренә бара

Шәһәрдәшләребез 19 февральдә Удмуртия башкаласында «Җырлы сәяхәт» дип аталган концерт-тамаша тәкъдим итәчәк. 25 еллык тарихы булган «Күңел» радиосының күрше республикада бу тәүге концерты.

 Күп санлы сораулар буенча оештырылган әлеге концертта инде онытылып барган, татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән 80нче, 90нчы елларда популяр булган  җырлар да, шулай ук бүгенге көн тамашачысының мәхәббәтен яулап алган хитлар да яңгыраячак.

Концертта халкыбызның яраткан артистлары – Руслан Кираметдинов, Әлфинә Әзһәмова, Равил Галиев, Резидә Шәрәфиева, Рафис Калимуллин, ИлСаф, Гөлнара Тимерҗанова, ИлГәрәй, Артур Салихов,  Фәридә-Алсу дуэты, Фән Вәлиәхмәтов һәм «Күңел» радиосы  алып баручылары катнаша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев