Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Күңелем тулып елап йөрдем»

Хаҗ сәфәреннән кайткан шәһәрдәшләребез хис-тойгылары белән бүлеште.

Хаҗ сәфәреннән кайткан шәһәрдәшләребез, Утыз Имәни мәчете имам хатыйбы Илгиз хәзрәт Шәйхинуров белән аның җәмәгате, Нур-Ихлас мәчете мәдрәсәсенең мөгаллимәсе Гөлчәчәк Титованы кунакка чакырып, туры эфирда сөйләштек. Әңгәмәне Айсылу Бикмөхәммәтова алып барды. Шәһәрдәшләребезнең тәэсирләре  белән газета укучыларыбызны да таныштырабыз. 

- Хәлләрегез ничек, сәяхәттән соң үзегезене ничек хис итәсез?
Илгиз хәзрәт Шәйхинуров: Әлхәмдүлилләһ, тәнебез кайтты, күңелебез шунда калды әлегә.
Гөлчәчәк Титова: Безне туган якта Миләүшә ханым җитәкчелегендәге кечкенә хәзрәтләр матур итеп киенеп, кулларына Татарстан флагларын тотып, чәчәкләр, җимешләр таратты. Искиткеч булды, сәяхәтебезгә матур итеп нокта кулды. 

– Белүемчә, Гөлчәчәк ханымның бу инде беренче сәяхәте түгел, ә менә Сез, Илгиз хәзрәт тәүге кат изге җирләрдә булдыгыз ахры?
И.Ш: Әйе. Җәмәгатем барганы булганга, барысын да күрсәтеп  барды, бик җиңел сәяхәт булды. Догалар кылдык, Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирсен дип. Әлхәмделиоллах алар кабул булды. 
Г. Т.: Ярдәмчел, киңәш бирерлек, нинди генә авырлык туса да җилкәсен куярлык кешеләр белән бардык.

– Сәламәтлек ягыннан кыенлыклар булмадымы?
И.Ш: Анда авырмыйча булмый инде ул. Беренчедән, икенче төрле климат, икенчедән бөтен җирдә кондиционер эшли. Әмма вакытында табибка күренсәң, бар да җайлана. Иң мөһиме – үз белдегең белән дару кабып, үтәр дип йөрмәскә. Табиблар тәүлек буе кизү торды. Үз-үземне начар хис итәм әле никтер, дип әйтүем булды, шундук палаткага алып киттеләр, уколлар ясый башладылар. 3 көн дигәндә авыруым үтеп тә китте. Шунысын да әйтергә кирәк, чир анда чистарта торган бер сабын кебек. Кеше анда гөнаһлардан арынып кайта ич. 

– Гөлчәчәчәк,  бу юлы хикмәтле хәлләр  булдымы?
– Г. Т.: Күрә белеп карасаң адым саен инде ул, чөнки урыны изге. Әйткән сүзең генә түгел, хәтта уйлаган уең да каршыңа килеп баса торган урын. Яланаяк йөргән кешеләрне күреп, узганында ук носки алып барып тараткан идем, бу юлы да сәдака итеп алып бардык. Мәккәдә Әл-Хәрам мәчетендә «носкиларны таратырга кирәк» дип уйлап барып утырдым. Карыйм, алдыма аягына пакет кигән апа алдыма утырды. Нәрсә булгандыр, белмим. Носкины илтеп биргәч, елый-елый, мине кочаклап рәхмәт укыды. Шундук пакетын салып, носкиларымны киеп куйды. 
Тагын бер могҗиза ... Киттек тәваф кылырга, җомга көн иде. Бервакыт борылып карасак, Кәгъбәтулланың өсте дә ян-яклары да нур белән тулган. Күзгә күренеп тора торган нур! Андыйны күргән юк иде. Гомумән, анда сүзләреңне, уйларыңны гел фильтр аша уздырып торырга кирәк. 

– Быел теләкләр язучылар күп булдымы? Аларны укый алдыгызмы?
Г.Т.: Әйе, күп булды, Хат итеп язып, конвертларга салып, аны ябыштырып җибәрүчеләр дә булды, телефоннан язучылар да. Еламыйча укып булмаганнары да бар. Бер хат: «Я Раббым, Аллаһы Тәгалә, сиңа колың фәлән-фәлән яза... » дип башланган. Үземне Раббыбыз белән бу ханым арасында арадашчы итеп тойдым, ул бит шундый дәрәҗә! Без хатын-кызлар эмоциональ инде – елмаюга караганда күңелем тулып елап йөрдем. Бөтен догаларны җиткердек, әлхәмдүлилләһ. Аллаһы Тәгалә кабул итсен.
И.Ш.: Хаҗга барыр алдыннан егетләрдән сезнең өчен дога кылыргамы, дип сорадым. Аптырап карап торалар. Ул бөтен догалар кабул була торган урын һәм башка кеше өчен дога кылу үзең өчен укыганнан да яхшырак, дип аңлаттым.

- Бер танышымның Хаҗга фатирымны сатып булса да барам, дигәнен ишеткәнем бар. Бу дөресме?
И.Ш.: Хаҗга бару өчен ирекле акчаң булу кирәк. Әлеге сәфәр гаиләңә карата золым булырга тиеш түгел. Әгәр фатирың бердәнбер икән, аны саткач гаиләң кайда яшәр? Син хаҗга киткәч кире кайтасыңмы - юкмы билгесез. Вафат булуың да бар бит. Ярый, синең өчен изге җирдә калуың яхшы ди, ә гаиләң нишләр? Син бу сәфәргә гаиләңне тәэмин итеп китәргә тиеш, ягъни син булмаганда аларга яшәргә акча җитәрлек булуы шарт. Бары тик шулай, башкача ярамый. 
Шунысын да әйтәсем килә, күп кеше акчам юк дип Хаҗга бармый. Әмма бу мөмкинчелекне без үзебез оештырырга тиеш. Аллаһы Тәгаләдән генә көтеп ятарга ярамый. Чөнки хаҗга бару намаз кебек үк Исламның бер баганасы. Әйтик, намаз уку өчен шартларны үзең кайгыртасың бит  – урынын табасың, таһәрәт аласың, Аллаһтан ярдәм көтеп тик ятмыйсың. Анда күрдек, хәтта пенсионерлар да бара, алар бит акчаны җыя алган.  
Г.Т.: Безнең белән барган бер апаның 50 сутый бакчасы бар. Бәрәңге сата, җиләк үстереп сата. Җыйган!  Югыйсә аз акча түгел  – 450 мең. 

– Андый эштә Аллаһы Тәгалә үзе дә ярдәм итәдер?
Г.Т.: Әйе. Үзебезне генә алсак та, без ниятләгән вакытта хаҗ кылырлык акчабыз юк иде әле. Ә Аллаһы Тәгалә безгә эшләргә мөмкинлек бирде. Нәкъ шул максатка җитәрлек күләмдә акча эшләр өчен. Ардык, әлбәттә, төнлә дә эшләргә туры килде, тик, ул мөмкинлекне кулландык, әлхәмдүлилләһ.

- Хаҗга барырга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
И.Ш.: Ният кылып бер савыт, әйтик, зур гына пыяла банка куярга тәкъдим итәм. Тышына «хаҗ» дип языгыз. Һәм шунда аз-азлап акча сала башлагыз. Ният булса, Аллаһы Тәгалә ул савытны тутыра.  Шунысы да бар, ул-бу булып кеше вафат булса ул хаҗ сәфәрен башлаган булып санала. Бәлки Аллаһы Тәгалә аның хаҗ сәфәрен дә кабул итәр. 
Ә инде акчасы булган кешеләргә аны хаҗга кызганмагыз, диясем килә, чөнки Аллаһ үзе кушкан юлда тотылган малны кире кайтара. Барыр алдыннан сәламәтлекне дә кайгыртырга киңәш итәр идем. Анда җәяү күп йөрергә туры килә, моңа өйдә чагында ук ияләшү – атлап йөри башлау дөресрәк.
Г.Т.: Анда атлаган адымнарны санаган идек, Чаллыдан Казанга кадәр араны - 240 километрны җәяү үткәнбез булып чыкты.
И.Ш.: Дин ягыннан да әзерлекле булу кирәк. Кәгъбәтулланы күрү белән сине шундый көчле хисләр каплый, уйлар тукталгандай була икән. Мин үзем : «Я Раббым, мин - шулкадәр гөнаһлы кеше, ә син шуңа да карамастан мине шушы изге җиргә китердең, кунак иттең» дип шаккатып, сокланып рәхмәтләремне әйттем, тик алар барыбер аз сыман булды. Шуңа күрә хисләр каплаганда да хаҗ шартларын дөрес үтәү өчен яхшы әзерлек белән барырга кирәк. 
Г.Т.: Ахырдан төркемебезне җитәкләгән Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтовка һәркайсыбызны кайгырткан, кызыклы экскурсияләр оештырган өчен рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.

Шәхси фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев