Күп балалы аналар пенсиягә иртәрәк чыга ала
Яңалыклар тасмасы

Күп балалы аналар пенсиягә иртәрәк чыга ала

Тик бер шарт белән.

Сигез яшькә кадәр өч бала тәрбияләгән күп балалы аналар пенсиягә билгеләнгән яшьтән 3 елга иртәрәк, ә дүрт бала тәрбияләгәннәр 4 елга иртәрәк чыга ала, дип сөйләде РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кыз 50 яшендә лаеклы ялга китә ала, дип белдерде парламентарий.

Санап үтелгән барлык категорияләр өчен пенсия билгеләү өчен мәҗбүри шарт - ата-ана хокукыннан мәхрүм итү факты булмау. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев