Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Куркынычсызлык каешын эләктермәгән машина йөртүче Чаллы янында һәлак булган

Алдагы көнне төнге сәгать бердә М7 «Идел» трассасының 1045 нче чакрымында Яр Чаллы шәһәре янында, 38 яшьлек BYD автомобиле шоферы авариягә очрап, һәлак булган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Казандагы ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлегә билгеле булганча, ир-ат куркынычсыз тизлек сайламау сәбәпле, чикләүче кашагага кергән һәм...

Алдагы көнне төнге сәгать бердә М7 «Идел» трассасының 1045 нче чакрымында Яр Чаллы шәһәре янында, 38 яшьлек BYD автомобиле шоферы авариягә очрап, һәлак булган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Казандагы ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлегә билгеле булганча, ир-ат куркынычсыз тизлек сайламау сәбәпле, чикләүче кашагага кергән һәм юл читенә ауган. Машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Ир-ат куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/20/137080/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев