Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кушнаренко табибы: «Хастаханәдә ашарга да, юынырга урын да юк» [фото]

Башкортстанда Кушнаренко районы хастаханәсенең инфекция бүлегендә 14 кеше карантинга ябылган. Аларның алтысы — медицина хезмәткәрләре. Бүлек мөдире Азатлыкка медицина препаратларын кысып бирүләре, юынырга урын булмавы, ашарга да туганнары ташулары, иминлек чаралары турында сөйләде.

Башкортстанның Кушнаренко район хастаханәсендә 7 апрельдән бирле инфекция бүлегендә ятучылар да, аларны дәвалаучы табиб һәм шәфкать туташлары да карантинга бикләнгән. 7 апрель көнне биредә ятучы пациентка ясалган анализ аңарда COVID-19 барлыгын ачыкланган. Ул Дүртөйле шәһәренә озатылган, ә ул яткан инфекция бүлеге карантинга ябылган.

Азатлык бу бүлекне җитәкләгән табибә Елена Пономарева белән элемтәгә керде. Аның сүзләренә караганда, аларның карантинга ябылуы турында рәсми фәрман булмаган. Шуңа да алар хакында берсе дә белми. Атна-ун көн узу белән «Сез хастаханә балансында юк, тукландыру туктатыла» дип игълан ителгән. Әлеге вакытта табиблар да, пациентлар да ач калмасын өчен туганнары аларга ризык ташый. Түрәләр дәүләт хастаханәләре барысы да тәэмин ителгән дип сөйләгәндә, Кушнаренко хастаханәсендә бикләнеп калган 14 кеше чәйнектә су җылытып юына, булган препаратлар белән авыруларны дәвалый. Инфекция бүлегендә медицина хезмәткәрләре саклану чаралары белән дә тәэмин ителмәгән. Аларга ясалган анализларның нәтиҗәләре дә һаман юк.

—​ Кушнаренко район хастаханәсендә ничә кеше карантинда утыра?

— Бары үз бүлегем өчен генә җавап бирә алам. Калган бүлекләрне әйтә алмыйм. Әлеге вакытта карантинда бер табиб – мин, өч шәфкать туташы, бер җыештыручы һәм бер сестра-хозяйка, тагын җиде авыру һәм тагын бер авыруларны караучы. Барлыгы 14 кеше.

7 апрельдә иртән җыелыш булды. Коронавирус расланган бер авыру мин җитәкләгән инфекция бүлегендә ятты. Аның хәле турында сөйләгәндә, җитәкчелек, анализларын алыйк, көтик, ә сез ул арада үзегезнең инфекция бүлегендә карантинда утырып торыгыз, диде. Без көттек-көттек, кичкә анализлар әзер булмады. Инфекция бүлегендә тугыз гына ятак булу сәбәпле, безне башка корпуска, терапевтлар ягына, ягъни зуррак урынга күчерделәр. Шул көнне кичен без шунда күчтек. Шул көннән бирле анда яшибез. Бары 8 апрельдә генә авыруда коронавирус булуы расланды. Шуннан бирле безне монда калдырдылар. 14 көнгә диелде.

— Сездән, шәфкать туташлары һәм авырулардан тестлар, мазоклар алындымы?

— Әйе, 8 апрельдә без моны үзебез сорадык. Башта килеп бер тест ясадылар, аннары икенче тестны алсыннар өчен 10 апрельдә шалтыраттык. Өченчесен бүген алырлар дип санап чыгарган идем, әмма әйткәч, иртәгә, ягъни шимбә дип әйттеләр.

— Сезнең һәм авыруларның хәле ничек?

— Шәфкать туташларында температура булып алды, шуның белән бетте. Авырулар инде болай да чирли иде, әмма хәзер температуралары юк. Үземнең температура саклана. Әле үлчәп кенә караган идем, 37.8 иде. Кичә тавыш күтәргәч, безне рентгенга да алып барып кайттылар. Бер авыруның хәле аңлашылмый иде, шуңа аның белән икебезне алып бардылар. Саклану костюмыннан терапевт килгән иде, ул да барысы да әйбәт диде. Беренче һәм икенче анализларның нәтиҗәләре әле билгеле түгел.

— Ясалган ике тест нәтиҗәләре ни өчен әле дә билгеле түгел?

— Республикада анализ ясаучы бер генә лаборатория бар дип аңладым. Шуңа җитешмиләр дип уйлыйм. Ике меңгә якын анализ алынган диделәр. Күп хастаханәләрдә анализлар килеп җитми дип беләм.

— Ә сезнең дарулар бармы?

— Антибиотиклар, растворлар бирелде. Вируска каршы дарулар белән проблем булды. 12 кешегә дүрт кап бирделәр. Өч кешегә алдан биргәннәр иде. Аннары тагын сорадык, глицерин тамчыларын бирделәр. Әмма бу инде медицина хезмәткәрләренә генә иде. Алар да беткәч, мин ул препаратлар булышмавын белгәнлектән алардан баш тарттым, температура тагын югары күтәрелгәч, тагын вируска каршы дарулар сорадым, әмма алар булышмый. COVID-19га каршы эшләргә тиешле препаратлар бездә сатып алынмаган.

Хастаханә коридоры

— Аңлавымча, сез дәвалауны, эшләүне дәвам итәсез, саклану кирәк-яраклары бармы?

— Без монда эш халатыннан, костюмнан килдек. Битлекләр респираторлар бирелмәде. Сорап-сорап та бирмәгәч, сорамаска булдык. Шулай да бер тапкыр кулланыла торган битлекләр бирделәр.

— Сезне ни өчен ашатмый башладылар?

— Беренче көннәрне ашаттылар. Кичә генә туктадылар. Туганнарга әйткәч, бик гаҗәпләнделәр. Шуннан әлеге мәсьәләне күтәрделәр. Белмәдек дип әйттеләр. Шәфкать туташының ире баш табиб янына кергәч, туганнары алып килә дип туктатканнар дип аңладым.

— Сез карантинда бернинди фәрман-карарсыз калдыгыз булып чыгамы?

— Нәрсә әйтә алам, «үзизоляция» турында карарны, фәрманны беркем дә күрмәгән. Без берни белмибез, ни булганын аңламыйбыз. Документларда ничек күрсәтелгән, безнең монда ябылган килеш булуны берәрсе беләме – берни билгеле түгел. Гадәттә, хастаханәне яки берәр бүлекне ябалар икән, ул шунда ук күренә, әйтелә, «фәлән бүлек карантинда» дип игълан ителә. Үзебез белмибез, безгә шалтыратып нәрсә әйтүләрен көтәбез.

— Ә сез Кушнаренко үзәк хастаханәсенең баш табибы белән сөйләштегезме?

— Әйе, ул безгә көн саен диярлек шалтырата. Хәлләрне белешә, ничек кәефләр дип сораша, азык-төлектән берәр нәрсә кирәкмиме дип сорый. Шундыйрак сораулар гына бирә.

— Сезнең хакта район хакимиятендә беләләрме?

— Беләләр дип уйлыйм, чөнки без коллектив хат яздык. Хәзер инде беләләрдер.

— Елена, сез хәзер вируска каршы көрәшүнең беренче сафында. Авырган килеш тә авыруларны дәвалыйсыз. Кәефләрегез, фикерләрегез нинди?

— Кәеф хәзер шундый: еламаска гына. Авыруның нинди икәнен беләбез, анализлар көтеп утырсак та, симптомнарны танып була инде, даими югары температура булгач, тагын нинди авыру булсын инде монда. Нәрсә дияргә дә белмим, югарыдан гамәлләрне, карарларны көтәбез инде.

— Җәмгыятьтән теләктәшлек сизәсезме? Табибларга караш, мөнәсәбәт нинди?

— Халыктан төрлечә була инде. Хәзер вирус таралуы күренә башлангач, теләктәшлек тә ничектер арта башлады. «Без сезнең белән», «Берәр нәрсә кирәк булса, ярдәм итәбез», дип язучылар да бар. Халыктан теләктәшлек бар.

Кушнаренко хастаханәсендәге юыну, клизма ясау бүлмәсе

— Хәзер сез нинди шартларда яшисез? Нәрсәләр җитми?

— Иң зур ихтыяҗ – гигиена шартларында. Иң гади нәрсә: безгә душ кирәк. Дүрт катлы корпус, күпме кеше ята, бер генә катта да душ эшләми. «Юыну бүлмәсе» дип аталган бүлмәләр эшләми, анда йә әйбер саклау бүлмәсе, йә алар буш тора. Кайнар су да юк. Без кечкенә ләгәннәр белән чиләкләр сораттык, суны чәйнекләрдә кайнатып, шул рәвешле юынырга мәҗбүрбез. Гигиена шартлары бездә шундыйрак хәлдә. Мондый шартларда ике атна яшәсәң, болай да стресс хәле көчәячәк кенә бит.

Киемнәр, керләрне юу белән шул ук хәл. Хакимияттән сорадык, барыбер берни хәл ителмәде. Кем ничек булдыра, шулай юа инде. Оештыру мәсьәләләрен хәл итә алмыйлар.

— Русия президенты инфекцияле авырулар белән эшләүче табибларга хезмәт хакы күтәреләчәк дип белдергән иде. Сезгә нәрсә әйтелде, хезмәт хакын ничек арттырырга җыеналар?

— Түләү турында без берни белмибез. Әле барысы да тынычлангач берничә көн генә узды. Персоналда шунда ук ничек түләячәкләр, дигән сорау туган иде, әлегә берни аңлатмадылар. Безне әле хәтта COVID-19 белән эшләүчеләр дип тә теркәмиләр бит, алай теркәмәсәләр, хезмәт хакын арттырмаячаклар инде.

— Хәзер сез нәрсә көтәсез? Проблемыгызны чишәр өчен, аңа игътибар итәр өчен нәрсә эшләнергә тиеш?

Радий Хәбировка Instagram аша язылган мөрәҗәгать

— Бу безнең генә проблем түгел бит, бәлки, бөтен ил күләмендәге проблемдыр. Әйтик, кирәкле әйберләр җитмәү мәсьәләсе һәм башкалар. Кәгазьдә язылган «барысы да яхшы, бөтен әйбер бар» дигән язуларга гына ышанмаска, килеп, чынбарлыкны карау кирәктер. Кәгазьдә язылган чынбарлыктан нык аерыла шул. Ярый, безнең белән бу хата чыккан ди. Моннан гыйбрәт алсыннар иде, башка урыннарда да безнең хәл кабатланмасын иде. Мондый проблемга башкалар да юлыга ала бит.

— Әниегез Радий Хәбировка сезнең хәлләр турында даими яза, берәр җавап килдеме? Кем дә булса элемтәгә чыктымы?

— Юк, җавап бирүче булмады. Гади кешеләрдән генә элемтәгә чыгучылар булды, алар теләктәшлек кенә белдерде.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев