“Кванториум”га - бушлай белем алырга
25 апрельгә кадәр Чаллының балалар технопаркы "Кванториум"да бушлай белем алу өчен укучылар туплый. Алты ай эчендә балалар нейропилотлаштыру, авто һәм авиамодельләр ясау, робот техникасы, космонавтика, программалаштыру һәм башка бик күп һөнәрләргә өйрәнә алалар. Моннан тыш, укучылар үзләренең беренче фәнни-тикшеренү проектларын эшләргә, әйтик, иярчен (спутник) прототибын ясарга тиеш булалар. Алар бөтенроссия,...
25 апрельгә кадәр Чаллының балалар технопаркы "Кванториум"да бушлай белем алу өчен укучылар туплый. Алты ай эчендә балалар нейропилотлаштыру, авто һәм авиамодельләр ясау, робот техникасы, космонавтика, программалаштыру һәм башка бик күп һөнәрләргә өйрәнә алалар. Моннан тыш, укучылар үзләренең беренче фәнни-тикшеренү проектларын эшләргә, әйтик, иярчен (спутник) прототибын ясарга тиеш булалар. Алар бөтенроссия, шулай ук дөньякүләм фәнни-техник бәйгеләрдә җиңәрлек нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирүче заманча җиһазлар белән эш итәчәкләр. "Кванториум" яшь эзләнүчеләргә, булачак галимнәргә ачышлар ясау һәм бу турыда бөтен дөньяга сөйләү мөмкинлеге бирә.
Чаллы "Кванториумы"нда 5-11нче сыйныф укучыларына бушлай уку мөмкинлеге бирелә. Ата-анага гариза язып, үзенең һәм баласының паспортын (яки баланың туу турында таныклыгын) китерү җитә. Бала исә үзе шөгыльләнергә теләгән квантны (автоквант, наноквант, космоквант, нейроквант, геоквант, авиаквант, IТ-квант) сайлап алырга тиеш. Уку 4 майда башлана. Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә.Гаризалар 25 апрельгә кадәр эш көннәрендә Чаллы IТ-паркында 9-16 сәгатьләрдә кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны 409-180 телефоны аша, шулай ук "Вконтакте"дагы төркемдә (vk.com/kvantorium116) алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев