Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КВН командалары көч сынашачак

16 июнь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында төрле төбәкләрдән җыелган 10нан артык КВН командасы көч сынашачак.

Алар арасында майда узган "Әйдә шаяРТ" телевизион проектында финалга чыккан "Зәй әбиләре", Мәскәүнең "Понаехали", керәшеннәр җыелма командалары да бар. Шулай ук күпләр яратып өлгергән Тукай җыелма командасы һәм "Мөслим кырмыскасы". Челны – бройлер, 5 нче санлы шәһәр хастаханәсе, 3Д (54нче мәктәп), Urban Tatar командалары шәһәребез данын яклаячак.
Алар Татар КВН лигасына нигез салучы шәһәрдәшебез Фәридә Таштабанова исемендәге "Әйдә, ШаяРТ" җәйге кубогына лаек булыр өчен осталыкларын күрсәтәчәк. 
Әлеге шәп тамашага билетларны түбәндәге куар-код буенча интернеттан алу мөмкинлеге дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар