Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кыңгырау да моңлы чыңлады

Бүген мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Мәктәп, укытучылар, сыйныфташлар һәм ваемсыз балачак белән хушлашыр чак җитүен искәртеп өзгәләнде ул... Быел Чаллы мәктәпләрен 1737 - унберенче, 4437 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Мәктәпләрдәге "Соңгы кыңгырау" бәйрәме бүген алар хөрмәтенә оештырылды.

Мактаулы кунаклар - шәһәр хакимияте җитәкчеләре, шәһәр Советы депутатлары һәм укытучылар чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котладылар, киңәш-теләкләрен бирделәр, ышанычларын белдерделәр.

Озаклап бәйрәм итәргә вакыт юк. Иртәгә тугызынчы сыйныйфны тәмамлаучыларның беренче имтиханнары башлана. 27 майда исә унберләр география һәм рус әдәбиятыннан беренче бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырачаклар.

Уңышлар сезгә, балакайлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев