Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Кышкы солянка»: сәхнә артында ниләр бар? (видео)

Казанның Филармония сәхнәсендә татар эстрадасы артистлары катнашында «Кышкы солянка» концерты узды. Сәхнә артында җырчыларның хис-кичерешләре турында сораштык. Видеолар әлеге сылтама буенча - http://intertat.ru

Концертның беренче бүлегендә «Кыю кызлар», Илназ Баһ, Иркә, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Эльмира Сөләйманова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Хәмдүнә Тимергалиева, Сөмбел Билалова һ.б. җырчылар чыгыш ясады. Икенче бүлекне исә сәхнә артыннан күзәтергә булдым. Кызганыч, беренче бүлектә җырлаган артистлардан җилләр искән иде инде.

Филармония гримеркасында Зәйнәб Фәрхетдиновага тап булдым. Зәйнәб апаны концертка махсус кунак буларак чакырганнар. Ул «Татар җыры»нда башкарган «Тынычландым» һәм «Булмас димә» җырлары белән чыгыш ясарга җыенуын белдерде. Ул арада яныбызга чәчәк бәйләме тотып яшь җырчы Илшат Сафин керде.

- Илшат, чәчәкне кем бирде? Таныш кешеңме?
- Юк.
- Син өйләнгәнме?
- Юк, ләкин сөйгән кызым бар.
- Кайчан өйләнергә исәп?
- Әле миңа 23 кенә яшь! 24 тулгач, уйлап карыйсы булыр.

Кемне күрәм: каршымда - Ландыш Нигъмәтҗанова! Ул бирегә Америкадан кайткан дус кызы Адилә белән килгән. Адилә Казанга 3 атнага кайткан, бары тик татар һәм инглиз телләрендә генә сөйләшә. Кызларга комачау итмим дип, Вадим Захаров янына барып бастым. Вадим Intertat.ru укучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде.

Сәхнә артында үз чыгышларын көтеп йөргән артистлар Зөфәр Хәйретдинов, Гөлдания Хәйруллина, Фәрид Низамиев белән дә күрештек. Чәчкә концертка гаиләсе белән килгән. Ул җырлаган арада тормыш иптәше Ирек кызларын карап торды. Рамил Закиров бик арыган кебек тоелды: «Чыгышымны көтә-көтә арып беттем инде. Әллә кайчаннан киенеп куйдым».

Рамил белән сөйләшкәндә, сәхнәдән Илсөя Бәдретдинова керде. «Нәрсә турында җырлаганымны үзем дә аңламадым. Ләкин ул җыр миңа шундый ошый. Яңа җыр булгач, бераз каушатты. Халык минем керделе-чыктылы булуыма күнеккән, ахры. Ялгышсам да, кул чабалар. Жәлләп чабалардырмы инде...», - диде Илсөя.

Концертны юмор остасы Рамил Шәрәпов белән «Татар радиосы» алып баручысы Айсылу Лерон алып барды. Тәнәфес вакытында фойеда Кыш бабай белән Кар кызын да күрергә мөмкин иде. Алар чыршы янәшәсендә тамашачылар белән фотога төште.

Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев