Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кытай самолетлары... пилотсыз очачак

Кайчан гына водительсез хәрәкәт итүче автомобильләрне фантастик киноларда гына күрә идек. Бүген исә, алга киткән күпчелек илләрдә мондый хәл гади күренеш санала. Якын киләчәктә пассажир ташучы самолетлар да пилотсыз оча башлаячак. Бу юнәлештә уңышлы тәҗрибә бар. Кытайда пилотсыз гражданлык авиациясе эшли башлаган. Цзянси провинциясендә "Шуньфэн" компаниясенең фәнни-технологик подразделениесе пилотсыз гражданлык...

Кайчан гына водительсез хәрәкәт итүче автомобильләрне фантастик киноларда гына күрә идек.

Бүген исә, алга киткән күпчелек илләрдә мондый хәл гади күренеш санала. Якын киләчәктә пассажир ташучы самолетлар да пилотсыз оча башлаячак. Бу юнәлештә уңышлы тәҗрибә бар.

Кытайда пилотсыз гражданлык авиациясе эшли башлаган. Цзянси провинциясендә "Шуньфэн" компаниясенең фәнни-технологик подразделениесе пилотсыз гражданлык авиациясе сафка кертүгә рәсми рөхсәт алган. Тәҗрибәләр уңышлы үткән.

Баштагы мәлдә, пилотсыз самолетлар халык аз яшәгән төпкел төбәкләргә йөк ташуда файдаланылачак. Арытаба, җитдирәк масатларга, мөгаен, пассажирлар ташуга да җәлеп ителәчәк.

http://kiziltan.ru/raznoe/10653-kytay-samoletlary-pilotsyz-ochachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев