Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кытайлылар Чаллы белән кызыксына

Россия - Кытай эшлекле форумы кысаларында Яр Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев Кытай вәкилләре белән шәһәребездә индустриаль парк төзелеше турында фикер алышты. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев әйтүенчә, әлеге объект төзелешенә 125 гектар җир бирелү ихтималы бар.

- Кытай хөкүмәте "Ефәк юлы" проектын тормышка ашыра. Ул ике юнәлештә. Көньягы Ирак, Иран аша үтә, ә төньягына Яр Чаллы да керергә тиеш. Бу шәһәр үсешенә зур импульс бирер иде. Шуңа күрә Чаллыга кичекмәстән бу программага керергә тырышырга кирәк, - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев. Хәзер аны автогигантта тормышка ашыру мәсьәләсе карала. Бу товар әйләнеше, өстәмә эре инвестицияләр җәлеп итү һәм заманча автоматлаштырылган җитештерү өчен мөһим.

Яңа индустриаль паркның кайда булачагы әлегә билгесез. Әмма аны шәһәр читендә ясарга планлаштыралар. Кытай ягы энергоресурслар буенча документлар әзерли башлаган инде. Поднебесныйдан эре компания төп арендатор булыр дип фаразлана. "Ефәк юлы"ның төп максаты Европа һәм Азияне Төньяк Кытай белән бәйләү. Әгәр без бу агымга эләксәк, шәһәр өчен икътисадый яктан зур файда булачак", - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев