Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кытайлар Чаллыда завод ачырга телиләр

Кытайның Ruili Group Ruian Auto оешмасы Чаллыда автоматлаштырылган тормоз системасы җитештерү буенча завод ачырга тели. "Без КАМАЗ белән 10 елдан артык хезмәттәшлек итәбез. Узган ел 3 млр доллар сумлык продукция китердек. Ләкин моның белән генә туктарга җыенмыйбыз, хезмәттәшлекнең чикләрен тагын да киңәйтергә ниятлибез. Хәзер без Чаллыда завод ачуны планлаштырабыз. Әлегә...

Кытайның Ruili Group Ruian Auto оешмасы Чаллыда автоматлаштырылган тормоз системасы җитештерү буенча завод ачырга тели.
"Без КАМАЗ белән 10 елдан артык хезмәттәшлек итәбез. Узган ел 3 млр доллар сумлык продукция китердек. Ләкин моның белән генә туктарга җыенмыйбыз, хезмәттәшлекнең чикләрен тагын да киңәйтергә ниятлибез. Хәзер без Чаллыда завод ачуны планлаштырабыз. Әлегә бернинди дә килешүләр төзелмәгән, ләкин якын киләчәктә барысы да булыр дип уйлыйбыз",- диде оешма менеджеры Мэнди Лин.

Әлеге оешма 1987 елда төзелгән. Алар бүгенге көндә йөк машиналары өчен автоматлаштырылган тормоз системалары җитештерәләр. Ләкин Ruili Group Ruian Auto җиңел машиналар өчен дә җитештерә башларга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев