Шəhри Чаллы

Кызыл чөгендер бик тә файдалы

Чөгендерне элек-электән зәңгеләгә каршы чара буларак кулланганнар. Тамырларында төрле витаминнарның күп булуы авитаминозларны булдырмауда зур роль уйный. Азык итеп чөгендернең яфракларын да кулланырга ярый, аларда С витамины (50 мг% кадәр) һәм каротин (А провитамины) бар.

Тимер һәм кобальт тозлары булганлыктан, чөгендер азканлылыктан бик файдалы. Бертигез күләмнәрдәге чөгендер, кишер һәм әче торма сутлары кушылмасы белән халык медицинасында элек-электән үк азканлылыкны дәвалаганнар. Шундый кушылманы берничә ай дәвамында көн саен, ашар алдыннан, 1-2 шәр аш кашыгы эчәргә кушалар.
Зәңгелә һәм азканлылыкны дәвалау өчен әчетелгән чөгендерне дә кулланырга була.
Чөгендернең клетчаткасы һәм органик кислоталары эчәклекнең дулкынсыман кыскаруларын көчәйтәләр, шунлыктан хроник эч кату вакытында ач карынга 100-150 г пешкән чөгендер ашарга киңәш ителә. Эч артык нык катканда, чөгендер кайнатмасыннан клизма эшлиләр.
Йодның күплеге буенча чөгендер башка яшелчәләр арасында беренче урыннарның берсен алып тора. Шунлыктан чөгендерле азык атеросклероз, тиреотоксикоз белән интегүчеләргә бик тә файдалы. Чи чөгендер сутын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә була. Пешкән чөгендер гипертония авыруларыннан да шифалы тәэсир итә, чөнки анда кан басымын төшерергә ярдәм итүче магний шактый күп. Халык медицинасында кан басымы югары булганда һәм тынычландыручы чара буларак, яртылаш бал белән кушылган чөгендер суты эчәләр (көнгә 3-4 тапкыр яртышар стакан). Томау төшкәндә, пешкән чөгендер суты белән борын эчен юалар.
Ялкынсынулар булганда, чөгендер тамыры боткасын вакыт-вакыт (кибүенә карап) җәрәхәтләргә һәм шешләргә куялар.
Ангинаны дәвалау буенча бик уңайлы бу рецептны тормышта кулланган кешеләр киңәш итте. Кулланып карагыз, бәлки сезгә дә ярдәме тияр.
Ангинаны 24 сәгатьтән ары дәваларга ярамый, югыйсә йөрәккә авырлык киләчәк, дип саный әлеге рецепт авторы. Ә киңәш бик гади һәм һәркем моны сынап карый ала.
1 кызыл чөгендерне вак угыч аша чыгарырга. Уылган 1 стакан массага 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстәргә. Бу кушылманы караңгы ябык урында 4 сәгать тотарга. Аннан соң массаны калын тукыма аша сыгарга. Куе массасын ташлагыз, ә суы белән 2,5 сәгать саен тамагыгызны чайкагыз. Чөгендер суы хроник һәм фоликуляр ангинаны да савыктыра, ди автор.
Ни өчен чөгендер ашарга кирәк?
1) Косметологлар бит тиресен яшь саклау өчен чи чөгендер согы кулланырга киңәш итә.
2) Фолий кислотасына бай чөгендер организмга яңа күзәнәкләрне репродукцияләү өчен кирәк. Яшь калу өчен тагын бер мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз
3)Бу яшелчә организмны, канны, бөер һәм бавырны токсиннардан һәм агудан тиз чистарта.
Киңәш ителми: Бөердә таш булган, яки башка кимчелек булган очракта, эч киткәндә, ашказаны авыртканда аеруча сак булыгыз.
Бүген без сезгә һәр бакчачы үз җирендә үстерүче 17 "табиб"ның икесе турында язабыз. Аның берсе чөгендер булса, икенчесе петрушка. Петрушка - иң популяр һәм иң файдалы тәмләткеч.
Яшел чибәркәй турында мәгълүматлар борынгы мисырлыларның папирус язмаларында ук табылган. Туган җире - җылы Урта диңгез буйлары. Мисырлылар аннан такыя үреп кигәннәр. Русиягә XI гасырда килеп җитә. Бу бик файдалы үсемлек бездә әле дә аз кулланылышта. Югыйсә, ул матурлык, яшьлек, сәламәтлек чыганагы.
Бу үсемлек кандагы гемоглобин күләмен арттыра, казналар канауны туктата. Бөер һәм күзләргә файдалы. Простатитны дәвалый. Петрушка ашасаң, черкиләр килми. Йөрәк авыруларыннан җәфаланучыларга аны күбрәк ашарга киңәш ителә.
Аның составында кальций, магний, тимер, калий, фтор һәм фосфор бар. Эфир майлары, А, С, К, РР витаминнары, В витаминнар төркеме,фолий кислотасы, хлорофилл, глюкозидлар, калий, тимер, марганец, фосфор һәм в - каротин бар. Нәкъ шул элемент А витаминына әверелә. Ә ул инфекцияләргә каршы торучы көч.
Организмны көндәлек С витамины белән тәэмин итү өчен 30 гр. өзеп кенә алган петрушка җитә. Ә ул иммун системасынф ныгытучы витамин.
Организмда ялкынсыну булмасын өчен, ревматоидлы артрит, колак һәм йоткылык сырхаулап торганда ул кирәк.
К витамины кан оешуга җаваплы. Шуның өчен остеопорозны дәвалаганда петрушка шулай ук бик зур ярдәмче.
Эфир майлары яман шеш күзәнәкләре үсүен туктата. Петрушка кан тамырларын, капиллярларны ныгыта. Кандагы шикәрне киметә, күз күрүне яхшырта. Орлыклары бәвел кудыргыч буларак билгеле, шешенүләрдән коткара. Күрем килүне җайга сала, ир-атларда җенес бизе эшчәнлеген көйли. Бөердә һәм сидек куыгында таш булганда, ярдәм итә.
Елан һәм бөҗәкләр чакканда суты файдалы.
Яфракларын чәйнәсәң, авыздан ис килми, уртны ныгыта.
Йөкле ханымнарга аны куллану тыела.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: