Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кышы нинди – җәе шундый

Өскә свитер киеп, җиләк җыйган юк иде әле.

Башкортстанда әнә җиләк кырларын кар каплаган, ди. Җәйнең кыл уртасына җитсәк тә, без көткән эсселәр килергә ашыкмый әле. Тиз генә килмәс тә кебек.

Казан университетының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев та өметләнерлек сүзләр әйтмәде.

– Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 17 июльгә кадәр шушы һава торышы сакланачак. Көндез җылылык уртача 20 градус, төнлә 13-14 градус булыр дип фаразлана. Температура нормадан 3-4 градуска түбән. Июль аена хас температура түгел бу, әлбәттә. Һава торышы атмосфера фронтлары йогынтысы аркасында тотрыксыз булып кала. Явым-төшемнәр дә күзәтелә, – диде ул безгә.

Чын җәй ай ахырында-август башында гына көтелә икән.

Балтач районында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев тә, кыш көне суыклар булмагач, җәе дә эссе түгел, ди. Ноябрь аенда кинәт кенә булып алган суыклар май аеның да эссе киләсенә ишарә булган һәм шулай килеп чыкты да.

– 30 градус эсселекне май аенда күптән күргән юк иде әле. Аның каравы, җәй уртасы алай сөендерми. Бакчачыларга да күңелле түгел. Кыяр-помидорларга җылы җитми, – ди ул.

Шулай да, 15 июльдән соң җылыта башламагае, дип тынычландырды тагын үзе.

Әмир абый да, август ае әйбәт киләчәк, дигән өметтә. Әмма кырау иртә төшү куркынычы бар икән. Май ае эссе килеп, җәе салкынча булган елларда бәрәңгегә кырау төшү ихтималы зур, имеш.

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/kyshy-nindi-e-shundyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев